Без яшәгән йорттан берәү вафат булды. Аны җиренә җиткереп, соңгы юлга озаттылар. Өчесен дә, җидесен дә, кырыгын да хатыны оештырды, хөрмәтле Фәүзия ханым абыстайны, ихласый хатын-кызларны чакырып, Коръән укытты.
Берничә көн укуга, Фәүзия ханым безгә атылып килеп керде дә, ашыга-ашыга сөйли башлады:
-Кайнанамны төшемдә күрдем. Ул миңа әйтә: Фәүзия, шушы ук подъездда бер дога укучы бар. Шуны табып, Коръән укыт, ди. Мин үзебездәге кешеләрдән сораштым, Сезнең хакта әйттеләр. Кайнанамның исеме – Минҗиһан. Без Сездән ирем Камилгә һәм кайнанам Минҗиһанга дога кылуыгызны сорыйбыз.
Шул көннән мин Минҗиһанга, Фәүзиянең иренә, аның әтисе Хәлиуллага, Камилнең вафат булган 4 улына да дога кыла башладым.
Көннәрдән беркөнне Фәүзия ханым, урамга чыгып барганда, аның белән баскычта очраштык. Фәүзия мине кочып алды да, елый ук башлады. “Ирем Камилне төшемдә күрдем. Өстендә ап-ак кием. Фәүзия, минем кара киемнәремне акка алыштырдылар, диде ул, елмаеп. Менә шулай Камилем белән очраштым бит әле”,-диде Фәүзия.
-Фәүзия, Раббыбыз догаларыбызны кабул итә бит, бу хәлгә бергәләп шатланыйк,-дидем аңа. Ханым беразга сүзсез калды, аннары: “Үзем дә Коръән укырга, дога кылырга өйрәнәм әле. Иртәгә үк якындагы мәчеткә намаз тәртипләренә төшенү өчен барам”,-диде ул ныклы карарга килеп.
Мин чираттагы ялга киттем. Туган якларымны әйләнеп кайтуга, Фәүзия ханым тагын очрады. “Зөлхияттәй, Коръән, намаз укырга, дога кылырга өйрәнеп киләм инде. Хәзер без Болгарда вафат булган әби-бабаларыбызга, Казанны яклап шәһит киткәннәргә, нәселләре киселгәннәргә, догага мохтаҗ булганнарга, әти-әниләребез ягыннан 70 буын әби-бабаларыбызга рухына да бергәләп дога кылабыз”,-диде Фәүзия ханым.
Менә шулай, дусларым! Кем кайчан Раббыбыз күрсәткән юлга чыга бит! Кешеләр якыннарын, йөрәк парәләрен – балаларын югалтулар аша да дингә килә. Дөньяга ни өчен килүе һәм кая баруы, мәңгелеккә нәрсә алып китүе хакында да уйлана. Менә күрәсез, кардәшләрем, Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләнең кушканнарын үтәүгә күчү беркайчан да соң түгел. Болар турында ныгытып уйланыйк, җәмәгать. Раббыбыз зирәк зиһен бирсен барчабызга!
Зөлхия ХӘЛИЛОВА

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар