Төркиядә Иран илчелегенә һөҗүм булды

Узган җомга иртәсендә (23 мартта) ике юньсез бәндә Әнкараның үзәгендә урнашкан дипмиссия биләмәсенә...

БӘЙЛЕ
2012 Мар 26
Узган җомга иртәсендә (23 мартта) ике юньсез бәндә Әнкараның үзәгендә урнашкан дипмиссия биләмәсенә яндыргыч катнашма салынган 3 шешә ыргыта. Койма аркылы ыргытылган шешәләр илчелекнең бакчасына төшеп, шунда ватылалар һәм, нәтиҗәдә, янгын чыга.
Илчелектәге дипломатлар аптырап калмыйлар, алар үзләре утны сүндерә, хәтта янгын сүндерү машиналарының хаҗәте дә булмый. Бәхеткә, янгыннан берәү дә зыян күрми.
Тоткарланган теге бәндәләр полиция хезмәткәрләренә ни өчен болай эшләгәннәре турында бәян кыла. Аларның сүзләренчә, җинаятьчеләр шул рәвешле үзләренә Иран визасын бирмичә сузуларына ризасызлык белдергәннәр.
Илчелеккә һөҗүм оештыручыларның хәрәкәтендә ниндидер сәяси сәбәп булганмы, анысы билгесез, дип хәбәр итә Lenta.ru.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе