Казанда ачылган мәгърифәтче Фатыйха Аитованың музеенда аның Коръәне дә бар

Казанда татар кызлары гимназиясе оешуга 100 ел тулуга багышлап милләтебезнең каһарман хатын-кызы, мәгърифәтче Фатыйха Аитованың музее ачылды. 12 нче кызлар гимназиясендә 20 ел директор булып эшләгән Илһамия Тимеркаева биредә мөдир итеп билгеләнгән. Музейда Фатиха Аитова, аның туганнары һәм укучылары, мәктәп, гимназия эшчәнлеге сурәтләнгән фотосурәтләр, архив материалларыннан, укучыларның кул эшләреннән торган экспозицияләр бар.Кул эшләренең берсе татарның беренче композиторы Сара Садыйкованыкы булып чыкты. Монда шулай ук Фатыйха ханымның Коръән китабы да саклана.

Читайте также
2016 Ноя 25. Фото: Римма Гатина

Фатыйха апаның рухы шатлансын дидек

Безне олылап, Фатыйха апаның рухын шулай шатландырып килгәнегез өчен, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын. Сезнең бу яхшылыгыгыз үзегезгә яхшылык булып кайтсын! Менә шундый сүзләр белән башлап җибәрде Фатыйха Аитованың бөтен тормыш юлын, эшчәнлеген өйрәнгән тарих фәннәре кандидаты Тәэминә апа Биктимерова Казанның татар телендә белем бирүче 12 нче кызлар гимназиясендә әлеге музейны ачу тантанасын.

Бу музейны булдыруда "Ак калфак" татар-хатын кызлары иҗтимагый оешмасының беренче рәисе Роза Туфитуллованың, 12 нче кызлар гимназиясендә 20 ел директор булып эшләгән Илһамия Тимеркәева, озак еллар милли мәгариф системасында, җитәкче вазифаларда эшләгән, хәзер гимназиянең китапханәсен җитәкләүче Фирая Шәйхиева, шагыйрә Вера Хәмидуллина, "Ак калфак" оешмасының хәзерге рәисе Кадрия Идрисованың өлеше зур булган.

"Әлеге музейны ачу идеясе ничек туды?" дигән сорауга "Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында" дигән хезмәт авторы Тәэминә апа Биктимерова: " Фатыйха апаның рухы шатлансын дидек", - дип җавап бирде. Тәэминә апа Фатыйха Аитова турында сәгатьләр буе сөйли ала. Бүген тантана барышында ул музей ачылышына җыелган кешеләргә шуның беркадәр өлешен бәян итте. Аның сөйләгәннәре белән укучыларны тулысынча таныштырабыз.

Фатыйха апа татар кызлары уку йортын Европа дәрәҗәсенә күтәрү турында хыялланган

- Фатыйха апа – мәгарифебез тарихында тиңе булмаган зур шәхес. 1897 елда, Казанга килгәч, Шиһабетдин Мәрҗани Фатыйха апага яучы булып бара. Ул, Казанга килен булып килгәч, өч елдан өч елга кабатланып торган ачлыкның Казан губернасындагы халыкны эштән чыгаруын күрә. 1899 елда ачлык аркасында Казаннан киткән кешеләрнең саны 154 меңнән артыграк була. Ярар, ир-егетләр киткән, ә кыз балалар? Ятимә кызларга нишләргә соң? Тол хатын балаларына нишләргә? Менә шуңа күрә Фатыйха апа һәм Сөләйман абый кызлар өчен беренче мәктәпне ачалар. Бу мәктәптә, дин сабагы укыту белән бергә, тегү-чигү, бәйләү, кәвеш һәм чүәкләр тегү серләренә дә өйрәтәләр. Бу кул эшләрен бераз саткач, кызлар ач үлемнән котылып калгандыр диясем килә. Чөнки боларның матди хәлләре бераз әйбәтләнә.

1909 елда Фатыйха апа үзенең мәктәбен 4 сыйныф итеп ачтыра. Монда инде Казанның атаклы аш-су осталары хәзерләнә. Фатыйха апа менә шушында дөньяви фәннәрне укытырга керешә. Бу мәктәптән чыккан татарның сандугачлары Гөлсем апа Сөләйманова, Мәрьям апа Рәхмәнкулова, Сара апа Садыйкова белән без бүген дә горурланабыз. Фатыйха апага моның өчен дә Аллаһының рәхмәте яусын. 1913 елда Романовлар тәхетенең 300 еллыгы уңаеннан, Казанда приютмы яки кызлар гимназиясе ачаргамы дигән бик зур бәхәсләр куба. Тегесе дә, монысы да булмый. Шуннан Фатиха апа үз акчасына шәхси гимназия ачарга тотына. Патша сарайларына кадәр барып җитеп, рөхсәт алуга ирешә. Аңарчы Фатыйха апа 3 ел буенча Прага, Вена, Берлин шәһәрләренә барып, андагы уку тәртипләрен өйрәнә.Үзе өй шартларында югары белем алган, француз, немец, инглиз телләрендә чатнатып сөйләшә ала торган Фатыйха апа татар кызлары уку йортын Европа дәрәҗәсенә күтәрү турында хыялланган. Һәм шуның өчен уку әсбапларын да ташып торганнар. Ничек бу шәхескә сокланмыйсың да, ничек аның рухына бөтенебез бергә дога кылмый кала алабыз соң?

1916 елның 29 октябрендә тантаналы шартларда Фатиха апа бу гимназияне ача. Гимназиягә 230 кыз кабул ителә. Анкетада бирелгән сорауларында "Рус, татар, гарәп телләреннән тыш, нинди телләр өйрәнәсегез килә?" - дип язылган. Монда инглиз, француз, немец телләре куелган. Фатыйха апа үзе бу телләрне белгәч, башкалар да белергә тиеш дип санагандыр дип уйлыйм. Рәхмәт яусын бу олы шәхесебезгә, Ярабби!

Музейда Фатыйха Аитованың туганнары белмәгән материаллар да бик күп

Инде кызыл тасмалар киселеп, музей эченә килеп кергәч, Тәэминә апа Биктимерова, стендлардагы фотосурәтләр белән таныштырып үтте.

- Менә бу Фатыйха ханымның әнисе Мәгъдүдә ханым, карагыз әле сез аның матурлыгына. Аларның киленнәре Дания апа Баһаветдин кызы Яушева. Дания апаның безнең халыкка бик зур хезмәт күрсәтә: 1921 елны, ачлык башланганчы, Дания апа Манчьжуриягә китеп өлгерә. Риза Фәхретдингә: “Кем бик каты ачыга, безгә адресларын биреп җибәрегез”, - дип хат яза. Риза Фәхретдин аңа 15 кешенең адресын биреп җибәрә. Аңа 15 посылканы беренче тапкыр Дания апа Яушева җибәрә. Ул 1915 елда кызлар өчен мәктәп укытучылары әзерли торган “Дәрулмөгалләмәт” ача. Аларның киленнәре дә мөгаллимәләр була.

"Менә бу йортлар - аларның туган һәм үскән йортлары", - сөйләп китте Тәэминә апа. Билгеле булганча, Фатыйха ханым Аитова Оренбургның Троицк шәһәреннән була. 1 гильдия сәүдәгәр миллионер Габделвәли Әхмәтҗан улы Яушевның (1840–1906) беренче хатыны Мәгъдүдәдән туган кызы. Яушевлар байлык белән генә түгел, халыкка кылган игелекләре, мәгърифәткә хөрмәтләре белән дә тарихта билгеле.

- Бу йортлар бүгенге көндә Троицк шәһәрендә җимерек хәлендә. Бу фотосурәтләрне безгә Вера Петровна Хәмидуллина дигән ханым бирде. Ул Троицкидагы бөтен истәлекле урыннарны төшереп кайтты һәм шуның белән безне баетты. Монда туганнары да белмәгән материаллар да бик күп. Вера Петровна соравы буенча, Фатыйха ханымның метрика кәгазен Оренбургтан алып кайттылар. Аннан соң Фатыйха апа белән Сөләйман абыйның мәчеттә никахлашу турындагы кәгазен дә алып алып кайтып бирделәр.

Уңнан сулга икенче - Тәэминә апа Биктимерова, аның янында - Вера Хәмидуллина

Тантанадан соң Тәэминә апа белән тиз арада гына сөйләшү вакытында: "Бу музейны оештыруда Вера Хәмидуллинаның өлеше бик зур булды. Ул, Троицкига барып, бөтен нәсел-нәсәпнең фотосурәтләрен алып кайтып бирде. Шуның аркасында оешты безнең музеебыз", - диде. Вера Хәмидуллинаның иренең әбисе Фатыйха Аитова гимназиясе укучысы булган. "Гаилә архивындагы фотосурәтләрне, әби саклап тоткан әйберләрне дә музейга тапшырдык. Әбиебез гимназиядә 3 ел укыган. Татар, рус һәм гарәп телләрен камил белә, укый иде", - диде В.Хәмидуллина.

Сара апа җанашым үзенең истәлекләрендә: “Мин артка борылып карадым да, минем яулыгым гына төшкән карточкага”, - дип язган

Тәэминә апа, экспозицияләр белән таныштыруын дәвам итеп:" Бу Фатыйха апаларның туганнары ачкан мәктәпләрдә укыган кызларның беренче һәм чыгарылыш сыйныфлары укучылары", - диде.

- Ә менә бу фотода Сара апа җанашым, артка борылып караган да, үзенең истәлекләрендә: “Мин артка борылып карадым да, минем яулыгым гына төшкән карточкага”, - дип язган. Фатыйха апа кызларга белем биреп кенә калмаган, аларны мәдәният белән дә таныштырасы килгән. Менә монда Фатыйха апа кызларны рус театрына алып барган.

Сара апа Садыйкова артка караган

Фатыйха апаның иң якын ярдәмчесе Зәйнәп апа Хәсәни булган. Ул аның мәктәпләрендә дә, гимназиясендә дә попечитель, укытучы булып торган. Һәм соңгы көннәренә кадәр Фатыйха апа янына 16 ай буе килеп йөргән ханым да шушы Зәйнәп апа була. Зәйнәп апа Хәсәнинең татарларга, әдәбиятка күрсәткән хезмәтләрен әйтеп бетерә торган түгел. Гөбе шикелле аяклары белән сандык өстенә утырып, ул безнең борынгы язучыларыбызның әсәрләрен, аларның рәсемнәрен саклап торган кеше.

Уңнан сулга - Зәйнәп Хәсәни, Шиһабетдин Мәрҗани, Фатыйха Аитова

"Менә монда Фатыйха апаның классында укучылар", - дип сөйләп үтте Тәэминә Биктимерова.

- Бу фотода - Гөлсем апа Сөләйманова, алар Сәхибҗамал Волжскаяны кунакка чакырганнар. Ул алар белән укучы түгел. Ә менә монда Шәфыйка апа. Шушы Шәфыйка апа Фатыйха апаның икенче улы Ибраһимга кияүгә чыга. Ул мин белгән вакытта Ростовта төзүче-инженерлар институтының чит телләр кафедрасы мөдире булып эшли иде. Ә Ибраһим абыйга концлагерьдан соң Казанга кайтырга рөхсәт ителми. Ул Ростов-Дон шәһәрендә яши. Инженерлык хезмәтеннән соң виноград үстерү белән шөгыльләнә. Яңа сорт виноградлар уйлап табып, Фатих Әмирхан һәм Тукай исемнәрен бирә.

Фатыйха апаның гимназиясен ачкан вакытта, аның концепциясен атаклы педагогыбыз Мөхетдин Корбангалиев эшләп бирә. Фатыйха апа гимназиягә иң яхшы, зур белемле укытучыларны гына чакыра. Ул француз телен укытыр өчен, Исмәгыйль Усманов дигән докторның хатыны Гөлгамбәр апаны чакырган. Әле генә килен булып төшкән Гөлгамбәр апаны француз телен укытырга күндергән. Укытучыларның күбесе Петербургта югары белем алган, күбесе Казанда кызларның курсларында белем алган кешеләр.

Безнең бүген сөйләшкән сүзләребез аның рухына дога булып барсын - Тәэминә апа Биктимерова

1918 елда Фатыйха апа мәктәбе белән саубуллаша – гимназияне совет хөкүмәте тартып ала. Фатыйха апага совет хөкүмәте бер тиен дә пенсия бирми. Ул вакыттагы Министрлар Советы рәисе Исхак Рәхмәтуллин Мәскәүгә 3 тапкыр “Бу олы шәхесебезнең күрсәткән хезмәтләре бик зур. Аңа персональный пенсия бирергә кирәк” дигән хатлар яза. Бөтенесенә “Отказ” дигән җавап ала.

Уку йортлары, йорт-җирләре тартып алына. Сталин репрессияләре башлангач, аның ике улы – Ибраһим белән Йосыфы халык дошманы баласы да булалар. 1922 елда Фатыйха апаның ире Сөләйман абый үлә. Якупка Казанда югары уку йортларына керергә рөхсәт бирелми. Шуңа күрә Фатыйха апа, аны алып, Бакуга китә һәм аны электр инженеры һөнәренә өйрәтеп кайта.

1941 елда сугыш башлангач, Якупны Мәскәүдән эвакуация белән мәҗбүри рәвештә җибәрәләр. Чөнки “халык дошманы” баласы, бәлки немецларга хезмәт итә башлар?! Һәм Фатыйха апа үзенең “халык дошманы” булып саналган килене Мәрьям ханым сандыгы өстендә 16 ай буе җан һәм тән газаплары белән ятып, бөтен тәне күпереп, агып, менә шулай газаплы шартларда җан бирә. Безнең бүген сөйләшкән сүзләребез аның рухына дога булып барсын.

Фатыйха Аитова гимназиясен "Шатлык мәктәбе" дип атаганнар

Әлеге музейны ачуда зур өлеш керткән, "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының беренче рәисе Роза Туфитуллова Фатыйха Аитова гимназиясен "Шатлык мәктәбе" дип атап йөртүләрен әйтте. Кыз балаларга белем бирүнең бөтен милләткә белем бирүгә тиң булуын әйтте.

- Фатыйха апа бу хакыйкатьне яхшы аңлаган. Музей ачу – бергә уйланылган зур эш. Бу музей ачу гына түгел, иң беренче чиратта ул безнең 100 елдан соң татарның каһарман, фидакарь хатын-кызына рәхмәт сүзебез. Икенчесе инде – йөрәк зурлыгындагы, йөрәк югарылыгындагы хәтеребез. Өченчесе – ул безнең буыннар бәйләнеше.

Мин Фатыйха Аитова исемен беренче тапкыр сөекле композиторыбыз Сара апа Садыйкова авызыннан ишеттем. Аның, кинәт кенә редакциягә килеп, яңа җырлар белән таныштырып китә торган гадәте бар иде. Мин ул чакта балалар редакциясендә эшли идем. Шуңа күрә аның балачагын сөйләтергә булдык. Ул бик рәхәтләнеп башта “Хөсәения” мәктәбендә, аннан Фатыйха Аитова исемендәге гимназиядә укыган еллары турында сөйләде.

“Безне, җанашым, бик яраталар иде ул мәктәптә. Мин аннан соң кайларда гына укымадым, үзебезгә карата мәхәббәтне башка бер җирдә дә тоймадым. Үзебезне уңайсыз хис итеп, хәтта ял көнне дә мәктәпкә килеп җитә идек, безне яраталар иде анда, дип сөйли иде ул. Шуңа күрә алар бу гимназияне “Шатлык мәктәбе” дип атаганнар.

Укучыларның кул эшләре

Менә узган гасырның азагында диик инде – 1992 елның июнь аенда безнең “Ак калфак” оешмасы оешты. Һәм беренче утырышында ук менә шундый кызлар мәктәбе ачарга кирәклек турында сөйләштек. Шунда ук мәктәп Фатыйха Аитова исемендә булачак дип әйтелде. Мин ул чакта бу мәктәпнең “Шатлык мәктәбе” дә булырга тиеш дип әйткәнемне хәтерлим. Үзем бу мәктәпнең киләчәген, “Ак калфак” белән генә бәйләп түгел, зур итеп күрәм. Изге гамәлләрегез хакына, барысы да тормышка ашсын. Фатыйха ханым Аитова тагын да ныграк танылсын. Сезгә дә бик күп игелекле эшләрегез белән танылырга насыйп булсын. Танылгач, сезгә: “Алар Фатыйха Аитова гимназиясеннән”, - дип әйтсеннәр.

Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан халыклары телләре үсеше идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина, ТР Мәгариф министрлыгы вәкилләре, Казан шәһәренең мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, 12 нче кызлар гимназиясе директоры Лилия Әхмәтҗанова, "Ак калфак" оешмасының хәзерге рәисе Кадрия Идрисова һ.б катнашты.

Фатыйха Аитова 1866 елда Ырынбур губернасы Троицк шәһәрендә туган. Ислам динен кечкенәдән канына сеңдереп үскән, затлы нәсел тәрбиясе алган кыз Казан бае, хәйрияче Сөләйман Мөхәммәтҗан улы Аитовка (1859-1922) дүртенче хатынлыкка кияүгә чыга. Киявенә шарт куя: атасыннан калган зур мирас – 100 мең (кайбер чыганакларда 200 мең) сумга Фатиха өчен Казанда татар кызларын укытырга заманча мәктәп салдырып бирергә һәм хатынына шул мәктәпне җитәкләргә комачау итмәскә тиеш була. Туйда гаилә дусты булган Шиһабетдин Мәрҗани баш ата булып утыра.

Музей ачылышында Римма Гатина булып кайтты.


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе