«Вәгазь» телевизион ачык бәйгесендә өч “ярдәмче” җиңү яулады

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм "Татарстан" дәүләт телерадиоширкәте оештырган «Вәгазь» телевизион ачык бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

БӘЙЛЕ
2026 Апр 20

 

  • Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм "Татарстан" дәүләт телерадиоширкәте оештырган «Вәгазь» телевизион ачык бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.
  • «Ярдәм‑Помощь» ГХФ каршындагы Борбаш пансионаты укучысы Раушан Абдуллин кече яшьтәгеләр төркемендә (9-12 яшь) җиңү яулап, беренче дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр алды.
  • Раушан күп балалы гаиләдән, Балтач районының Ярак Чурма авылыннан. Яшүсмер пансионатта яши һәм укый, ә параллель рәвештә Борбаш мәктәбенең бишенче сыйныфында укый.
  • Ярдәм мәчетенә йөрүче Зифа Гәрәева олы яшьтәге хатын-кызлар арасында җиңеп, беренче дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр алды.
  • Зифа ханым шулай ук Казанның Киров районы балалары өчен нәфис сүз дәресләре алып бара.
  • «Ярдәм‑Помощь» ГХФ каршындагы «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгенең күзе күрми торган укытучысы Фәнис Миңгәрәев жюрига уникаль вәгазе белән тәэсир иткән һәм махсус дипломга лаек булган.

 

Бәйгенең максаты татар телендә иң оста вәгазьчеләрне ачыклау, вәгазьләрне халыкка үтемле итеп сөйләү үрнәген булдыру, халыкта Ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.

Бәйгенең бүләкләү тантанасында Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашучыларны һәм кунакларны Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Ул әлеге бәйгенең вәгазьчеләре өчен мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үтте.

«Татарстан» ДТРК директоры урынбасары  – Радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфыйк Сәгыйтов та сәламләде. Ул үз чыгышында конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. Ел дәвамында дәүләт телерадиокомпаниясендә бәйгегә килгән вәгазьләрнең күрсәтелеп баруын, аларның тамашачылар өчен мөһимлеген ассызыклады.

 

– Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә:  “Һәм син, әй Мөхәммәд галәйһиссәлам, Раббыңның юлына хикмәт һәм яхшы вәгазьләр белән чакыр”, – дип әмер итә. Чөнки сүз белән кешене терелтергә дә, юкка чыгарырга да була. Шуңа күрә безнең өстебездә – зур вазифа: кешеләрне Аллаһ Раббыбызның хак юлына сабырлык һәм күркәм сүз белән чакыру. Гайшә анабыз: “Пәйгамбәребез ﷺ хәзрәтләренең холкы Коръән иде”, – ди. Дәгъвәт кылабыз икән, сөйләгәнебезне үзебез аша үткәреп, башкаларга да җиткереп, аларның Раббыбызның хак юлына басуларына сәбәпче була алсак иде.

«Татарстан» ДТРК директоры урынбасары  – Радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфыйк Сәгыйтов та сәламләде. Ул үз чыгышында конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. Ел дәвамында дәүләт телерадиокомпаниясендә бәйгегә килгән вәгазьләрнең күрсәтелеп баруын, аларның тамашачылар өчен мөһимлеген ассызыклады.

Бәйге ике этапта оештырылды: беренче этабы – 2025 елның 15 февраленнән 1 октябрьгә кадәр уздырылды. Сайлап алуда катнашу өчен чыгышны видеоязма рәвешендә оештыручыларның почта тартмасына җибәрергә кирәк иде. Бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу, Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Каһарманнар елы кысаларында игълан ителү сәбәпле, вәгазьләр Ватанга мәхәббәт темасына багышланды. Бәйгенең бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 елллыгы һәм “Казанның ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы алуы белән туры килүе символик мәгънәгә ия булды.

Конкурска барлыгы 200 дән артык гариза килде. Шулар арасыннан 40 вәгазь финалга узды. Төрле яшь категориясендә барлыгы 26 вәгазьче бүләкләнде. Катнашучыларның географиясе дә киң: гаризалар республикабызның Менделеевск, Тукай, Апас, Буа, Балтач, Яшел Үзән районнарыннан тыш, Мәскәү шәһәрендә, Пермь, Пенза өлкәләрендә яшәүче мөселман кардәшләребездән дә килеп иреште. Конкурста 5 яшьтән өлкәнрәк мөселманнар, шул исәптә шәкертләр һәм профессиональ имамнар катнашты. Жюри аларны берничә номинациядә билгеләп үтте: кече төркем: 9 - 12 яшь (кызлар); кече төркем: 9 -12 яшь (малайлар); урта төркем: 16 -17 яшь (шәкертләр); өлкән төркем: 18 яшь һәм  өлкәнрәкләр (шәкертләр); өлкән төркем: 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар (имамнар); өлкән төркем:18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар; өлкән төркем:18 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар.

Жюри әгъзалары, вәгазьчеләрне җылы котлап, татар вәгазе бәйгесенең рухи традицияләрне саклау һәм үстерү өчен мөһимлеген аерым билгеләп үтте.«Вәгазь» телевизион ачык конкурсында катнашучыларга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хайруллин рәислегендәге жюри – Татарстан Мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, "Хозур" нәшрият йорты җитәкчесе Ришат хәзрәт Хәмидуллин, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, “Вәгазь I” бәйгесе җиңүчесе Ленар Хамматов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Камал театры музее директоры Луара Шакирҗанова, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең Милли тапшырулар хезмәте шеф-редакторы Мөршидә Җиһан бәя бирде.

Быел «Вәгазь» телевизион ачык  конкурсында 9 яшьтән алып һәм өлкәнрәк дин кардәшләребез катнашу мөмкинлегенә ия иде.

Иң яхшы вәгазьләр “Хәерле көн, Татарстан!” һәм “Яңалыклар” телевизион тапшыруларның җомга чыгарылышларында күрсәтелеп барды.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе