2012 Сен 26
Бүген Самара өлкәсендә яңа мөфти сайлыйлар. Чарада Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин, төбәк мөфтиләре, Татарстаннан татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, депутат Фәрит Мифтахов, баш казый Җәлил Фазлыев катнаша. Үзәк дини идарәнең Саиара мөфтиятен 1995 елдан мөфти Вәгыйз Яруллин җитәкләде. Хәзер ул Үзәк нәзарәтнең Баш казые итеп билгеләнде.
Мөфти итеп аның улы Талиб Яруллин сайлана дигән фаразлар бар.
Тимер Сәгыйтов