Быелгы Корбан бәйрәмебез яңача узды. Яңача дигәнебез гаҗәеп тирән уйларга сала. Шөкер, Татарстаныбызда моңарчы күрелмәгән рухи күтәренкелек хөкем сөрә. Җөмһүриятебездә дәүләт телевидениесе белән берлектә марафон узуы үзе генә дә ни тора! Теләче районындагы Иске Җөри авылында гарип балалар өчен приют ачылу уңаеннан үткәрелде ул. Аллага шөкер, җәмгыятебезне савыктыруның бер алгарышы булды ул.
Башваткыч тапшыруы уздырылу да бер гаҗәп хәл иде. Иманыбызны куәтләүдә, бергәләп җыйнаулашуыбыз, әңгәмәләшүебезнең бер якты башлангыч сәхифәсе булып калыр ул тарихыбызда.
Иң мөһиме – Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Согуд Гарәбстаны Короле чакыруына җавап йөзеннән, изге җирләргә барып, хаҗ кылуы тарихыбызда күрелмәгән хикмәтле адым. Ул әлеге ил җитәкчесе белән хезмәттәшлек кылу хакында да килешү төзеп кайтты. Хаҗ гамәлен яктыртучы каләмдәшләребезнең халкыбызга ерак җирләрдән хәбәрләрне вакытында җиткереп торуларын да Раббыбызның безгә биргән рәхмәте, дип кабул итәргә кирәктер. Боларның барысы да бөтен Җир шарында ислам диненең кадерен, мәңгелек хакыйкатен аңлау һәм аңлатуга багышланган бит!
Без кайда гына яшәсәк тә, Раббыбыз һәм Пәйгамбәребез кушканнарны үтәп яшәсәк, изге гамәлләр кылсак, Бар кылучы Үзе безне күтәрер, иншә Аллаһ!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар