 
2015 TB145 исемен алган бу күк җисеме Җир шарына бик якын узачак. Галимнәр фикеренчә, астероид планетага куркыныч тудырмый.
NASA галимнәре Җир шарына якынлаша торган гаять зур астероидны таптылар. 31 октябрь көнне ул Җир шарына бик якын узачак. 2006 елдан бирле Җиргә мондый якынлыкта астероидларның узганы юк. Астероид белән якынлык 499 мең километр тәшкил итәчәк (Ай белән Җир арасының 1,3 өлеше).
Астероидка 2015 TB145 исемен биргәннәр. Аның диаметры 280 метрдан алып 620 метрга кадәр, дип исәпли галимнәр. Күк җисеменең тизлеге – секундка 35 километр, бу бик югары күрсәткеч дип санала.
NASA үз белдерүендә астероидның төгәл характеристикаларын китерә. Галимнәр ассызыклавынча, Җир шарына куркыныч янамый. Узган мондый очрак 2006 алда булган иде. Киләсе тапкыр исә охшаш зурлыктагы астероид Җир шары белән 2027 елда якынлашачак.
28 сентябрьдә NASA агентлыгы шулай ук Марсның "төп серен" чишүен игълан итте. Сүз Кызыл планетада сыек судан торган елгалар табу турында бара. Ачыш күрше планетада чып-чын тормыш мөмкинлеген дәлилли дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


 Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк». КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы. Ул тиле түгел!..
Ул тиле түгел!.. Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем" Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы Милләтара дуслык, Ватан теле
Милләтара дуслык, Ватан теле Тәкъвалык хакында
Тәкъвалык хакында Тәравих намазы
Тәравих намазы Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый? Хөсәен Фәезханов
Хөсәен Фәезханов Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы Рамазан ае - сабырлык ае
Рамазан ае - сабырлык ае Дуслар
Дуслар Килен - кайнана
Килен - кайнана Рухи чисталык
Рухи чисталык