Мөселманча Яңа ел башланды!

Бисмилләһир рахмәнир рахим. Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин.

БӘЙЛЕ
2013 Ноя 06
Бисмилләһир рәхмәнир рәхим. Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин. Вәссаләтү вәссәләмү галә Рәсүлинә Мөхәммәдин вә галә әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн. Әссаләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Аллаһының рәхмәте белән бу көннәрдә 1435 ел башланып китте. Аның беренче ае - Мөхәррәм һәм аның унынчы көне - Гашүрә. Гашүрә (гарәпчә - гашәрә ) ун дигән сүз. Нәрсәсе белән истәлекле соң бу көн, ни өчен без аны шулай зурлыйбыз? Бу турыда исламияттә һәм башка диннәр тарихында бу көн бер котлы көн итеп кабул ителгән һәм төрле риваятьләр бу хакта сөйли.

Җир вә күкләрне, оҗмахны Аллаһы шушы көндә яратты.

Гашүрә көнне Аллаһы тәгалә гарше көрсине, каләмне яратты,барча олуг фәрештәләрне бар кылды.

Адәм галәйһиссаләмнең тәүбәсе гашүрә көнендә кабул ителде.

Гашүрә көнне Идрис галәйһиссәләм җәннәткә кертелде.

Исраил уллары бу көнне Фиргавеннең золымыннан котылып, шушы көннән башлап ураза тота башлаганнар. Мөселманнар да рамазан уразасы фарыз булганчы ук бу көнне ураза тотканнар. Рамазан уразасы фарыз булгач, Гашүрә көн уразасы һәркемнең үз ирегенә калдырылды. Пәйгамбәребез (с. г. в.) бу көннәрдә 2 көн ураза тоткан һәм өммәтенә дә васиять иткән.

Бу көнне Нух пәйгамбәр көймәсе туфан суыннан котылып, Җүди тавына килеп туктады.

Шушы көндә Якуб пәйгамбәр үзенең улы Йосыф пәйгамбәр белән кавышты.

Гашүрә көнендә Юныс пәйгамбәр балык карыныннан котылды.

Шушы көндә Ибраһим пәйгамбәр Нәмруд патшаның утыннан исән -имин чыкты.

Тагын да Әюб пәйгамбәр 18 ел авырганнан соң, тәнендәге кортларыннан котылды.

Гашүрә көнендә Давыт галәйһиссәләмнең тәүбәсе кабул ителде, Сөләйман пәйгамбәргә патшалыгы кайтарылды, Гайсә пәйгамбәр шушы көнне туды һәм күккә алынды.

Болардан башка да бу көн турында бик күп изге гамәлләр кылынуы турында риваятьләр сөйләнә.

Менә шушы гамәлләргә таянып, мөселманнар бу көнне зурлап ураза тотып, изге гамәл-гыйбадәт кылып үткәрәләр.

Гашүрә көнендә Пәйгамбәребезнең оныгы Хөсәен вәхшиләр кулыннан һәлак ителә. Аның белән бергә башка бик күп сәхабәләр шәһит кылынды. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Пәйгамбәрегез шушы көнне туды һәм кыямәт көне дә шушы көнне булачак ",- диде.

Мөхтәрәм җәмәгать! Пәйгамбәребезнең сөннәтен үтәп, шушы көнне ураза тотып, изге гамәлләр кылып үткәрсәк, Аллаһыга якынаербыз, гөнаһларыбыз кимер һәм кыямәт көнендә Пәйгамбәребезнең шәфәгатенә лаек булырбыз.

Гашүрә көне ел башына туры килә, елны нинди гамәл белән каршы алсак, ел да шулай үтәр. Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга хәерле гамәлләр кылырга насыйп әйләсен һәм рәхмәтенә ирешүне насыйп итсә иде.

Әмин йә Раббил Галәмин.
Әссаләмүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү.

Тукай районы мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас
Чыганак: "Татар заманы"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе