Усаклык бистәсе мәчетенең остаз-мөгаллимәләре җитәкчелегендә бер төркем шәкертләр “Ярдәм” мәчетенә килгәннәр иде инде. Без алар хакында “Мөслимә” газетасының 2 нче (194) санында язган идек. Аларның башка мөгаллимәләре дә үзләренең шәкертләрен “Ярдәм” мәчетенә алып килергә, күрмәүчеләр шөгыльләнә торган бүлмәләрне, аларның Брайль системасы белән Коръән укуларын карарга ниятләгән булганнар. Һәм узган атнакич көнендә егермедән артык шәкерт “Ярдәм” мәчетенә килделәр. Алар үзләренең сумкаларын тутырып, күрмәүчеләргә бик күп күчтәнәч-сый алып кигәннәр иде. Җомга көнендә ул күчтәнәчләр белән өстәл тутырып, күрмәүчеләрне кунак иттеләр. Күрмәүчеләр исә күчтәнәч китерүчеләр исәнлегенә Коръән укып, дога кылдылар.
Усаклык абыстайларына алар кылган дога хикмәте барып ирешер, иншә Аллаһ!
Менә шулай, кадерле милләттәшләрем, дин кардәшләрем, мәрхәмәтле булыйк! Остазбикә-мөгаллимә Рузидә Вәлиева шәкертләре ихласлар һәм уку тырышлыклары да күренеп тора.
Күрмәүчеләргә күрсәткән шәфкатьләре – мәрхәмәтләре үзләренә күп дәрәҗәләргә арттырылып кире кайтсын, дип телибез. Шәкертләр күрмәүчеләргә Коръән укырга өйрәтүчеләрне күреп, аларны тыңлап, сөйләшеп, үзләренә күп сабаклар алдылар. Барысына да Аллаһының рәхмәтләре яусын! Уңышлар телибез.
Әлмира ҺӘДИЯ

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-мөселман ир-ат исемнәре. Тулы исемлек.
Иске кара урман
Мөселман баласы