Ялгызы ике кыз үстергән Хәкимулла абзый

Бүген Коләхмәтев урамындагы мәчетебезгә шактый таушалган бер абзый килеп керде һәм минем белән итәгатьле генә исәнләште.

БӘЙЛЕ
2013 Окт 17
Кичә, ягъни Корбан бәйрәменең икенче көнендә Коләхмәтев урамындагы мәчетебезгә шактый таушалган бер абзый килеп керде һәм минем белән итәгатьле генә исәнләште. Таушалган дигәч тә, мөхтәрәм җәмәгать, сез аны салып йөри торган мәгънәдә дип аңлый күрмәгез тагын. Юк, һич тә юк. Ул абзыйга күптән түгел инсульт булган. Моның дәлиле булып, аның сул кулы параличланып тора. Аякларын да аксап атлый. Кулында бер таягы да бар. Дөрес, ул бездән бернәрсә дә сорарга, дип кермәгән. Киресенчә, ул үзе безгә беркадәр корбан ите алып килгән.

"Гафу итегез, мәчетегезнең ачылышына керә алмадым. Ул вакытта минем йөрәк сыкрап торды. Инсульт диделәр. Менә хәзер хәлем бераз ярыйсылангач, керергә карар иттем”,-дип башлады ул сүзен һәм үз тормышын сөйләп китте.

Хәкимулла Хәбибулла улының сөйләвенә караганда, ул үзенең хатыны Әлфия белән 1975 елда аерылышкан. Сәбәбе шул: хәләл җефете салырга яраткан. Хәтта башка ирләр белән дә типтерә башлаган. Ике кыз балалары туган аларның. Менә шул сабыйларны Хәкимулла абзыйның берүзенә күтәрү насыйп була. Әлбәттә, авыр чаклары күп була аның. Шулай да ул сыкрамый, һәммәсен дә лаеклы рәвештә башкарып чыга. Хәзерге көндә шуның татлы җимешләрен татый.

"Йөрәк өянәгененең беренчесен моннан 5 ел элек кичердем. Менә шул вакытлардан бирле исән-сау булып яшәвемә үзем тәрбияләгән кызларыма бурычлымын. 1936 нчы елгы мин. 10 августта 77 яшем тулды. Балаларыма бик рәхмәтлемен”,-диде заманында табиб булып эшләгән Хәкимулла абзый.
Дөрес, картлык үз эшен башкара икән. Аның колаклары ишетми башлаган. Кайбер сорауларымны аңа язма рәвештә дә бирергә туры килде. Минем: "Тагын өйләндегезме?”-дигән соравыма, ул: "Әйе, бер тапкыр өйләндем. Әмма икенче хатыным яман шеш белән авырды һәм 1998 елда вафат булды. Шуннан бирле өйләнмәдем”,-дип җавап бирде.

Ә инде минем: "Элеккеге хатыныгыз исәнме әле?”дигән сөалемә, ул: "38 ел буена күргәнем булмады аны. Әлфия белән бер кызым кызыксынып торган икән. Аның сөйләвенә караганда, элекке хатыным Әлфия соңгы вакытларда әти-әнисе фатирында яшәгән. Быел 1 июньдә япа-ялгызы үлеп киткән, хәтта авызына су салучы да булмаган. Самосыровода җирләгәннәр”,-дигән сүзләр белән җавап кайтарды.
62 яшендә тол калып яшәгән Хәкимулла абзыйны бер мәлгә кызганып куйдым. Чөнки беләм ирләргә хатын-кызсыз яшәве авыр икәнлеген. Әмма язмышың шулай булгач, берни дә эшли алмыйсың. "Миңа 3 бүлмәле фатирны элек бер ректор биреп калдырды. Дөресрәге, ул торган булган анда. Рәхәтен күр бу фатирның, дип әйтеп калдырды. Ә хәзерге хатын-кызларга фәкать фатир гына кирәк. Тагын өйләнсәң, фатир аларга калырга мөмкин иде. Шуңа күрә башка өйләнмәдем”,-дип җаваплады соравымны Хәкимулла абзый.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе