Иске Казан диюгә, тарих диварлары күз алдына килә, аларда йөргән борынгы кешеләр гәүдәләнә сыман. Ул яклардагы кабер ташларын карагач, җан тетрәнә һәм теткәләнә.
Гасыр җилләре кабер ташларындагы исемнәрне күптән “юган” инде, язу урыннары челтәрләнеп, моңаеп утыра. Боларны уйлагач, үзеннән-үзе мирасыбызны белергә тиешлегебез зарурлыгын ныграк аңлыйсың. Ярый әле аларның әһәмиятен тоеп, аңлатырга тырышучы шәхесләребез бар.
17 августта “Ярдәм” Милли ислам хәйрия һәм “Бәхетле дөнья» фондлары Биектау районының Камай авылындагы “Иске Казан дәүләт-музей тыюлыгы”нда “Иске Казанда – милли моңнар” дигән хәйрия концертын оештыра. Әлеге чара тарихыбызда тәүге тапкыр уздырыла. Килегез, үкенмәссез. Анда бик күп моң ияләре катнашачак.
Бу “Милли моңнар” проектын һәм “Бәхетле дөнья» фондын Рөстәм Исхакый җитәкли. Әйдәгез, кардәшләрем, бергәләп алтын фондларга биргесез мирасыбызны кабаттан өйрәнә башлыйк. Бигрәк тә яшьләребезгә, үсмерләребезгә, балаларга аңлатыйк алтыннан да кадерле җәүһәрләребезне.
Әлмира ҺӘДИЯ, “Ярдәм” мәчете

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык