"Яңа ел - үткән елга билгеле бер нәтиҗәләр ясау һәм киләчәккә ниятләрне билгеләү-барлау вакыты. 15 ноябрьдә Һиҗри ел исәбе белән 1434 ел башланып китә. Яңа елны башлап җибәрүче Мөхәррәм ае мөселманнар өчен аеруча зур әһәмияткә ия. Мөхәррәм ае теләсә нинди ызгыш-талашлар, низаглар тыелган 4 айның берсе (Рәҗәб, Зөлкагдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм). Бу айда һәрбарчабызның күңелләре бары тик мәрхәмәт һәм шәфкатьлелек белән генә тулган булырга тиеш.
Коръәни-Кәримдә әлеге изге айның фазыйләтләренә зур урын бирелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: "Рамазан уразасыннан соң иң фазыйләтле ураза Мөхәррәм аенда тотылган уразадыр”, дип билгеләп үтә. Икенче бер хәдисендә: "Мөхәррәм аенда бер көн ураза тоткан кешегә 30 көн ураза тоткан кадәр савап язылыр”, - ди. Мөхәррәм аенда Гашурә көне булуы аның кыйммәтен, мөһимлеген тагын да арттыра. Гашура көнендә кылган игелекле гамәлләр һәм Мөхәррәм аеның 9, 10 һәм 11 нче көннәрендә тоткан уразалар өчен Аллаһы Тәгалә зур саваплар насыйп итәр, Иншә Аллаһ.
Әһәмияте буенча Рамазаннан соң икенче урында торган Мөхәррәм аенда без аеруча татулыкка омтылырга, гамәлләребезне игелекле итәргә, кыен хәлдә калучыларга ярдәм кулы сузарга һәм аларның хәлләренә керергә тиешбез.
Әгәр дә без, Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирешергә теләп, елны яхшы эшләрдән башлыйбыз икән, алдагы көннәребез дә, Иншә Аллаһ, матур гамәлләр, чиста ниятләр белән тулыр, һәм, нәтиҗә буларак, иманнарыбыз да ныгыр”, - диелә мөрәҗәгатьтә.
Чыганак: "Татар-информ"

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык