Кыямәт көнне мин өммәтләр арасында сезнең күплегегез белән мактанырмын.
Хәдис
Татарстан Халыклары Дуслыгы йортында Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының идарә утырышы булды. Анда бу оешма җитәкчесе, танылган шагыйрь Роберт Миңнуллин, әлеге фондның башкарма җитәкчесе Миләүшә Гайфуллина, Дуслык Йорты директоры Ирек Шәрипов, Флера Абдуллина, Гүзәлия Минкина, Разин Нуруллин, Нәсимә Мөбарәкшина, “Гаилә һәм мәктәп” журналы мөхәррире Гөлүсә Закирова һәм мин чакырылган идем.
Һәрберебез татар гаиләсе хакында үз фикерләребезне белдердек. Гаилә – тормыш тоткасы, балаларыбызны, киләчәгебезне тәрбияләү учагы.
“Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас”, дип яза Ризаэддин Фәхретдин.
...Ата-ананың вазифасы бала тудыру белән генә чикләнми. Туган баланы сәламәт итеп үстерү, яхшы тәрбияләү, дине һәм милләте өчен файдалы кылу – ата-ананың иң зур вазифаларыннан исәпләнә. Пәйгамбәребез (с. г. в.) бер хәдисендә: “Балаларыгызны яхшы багыгыз. Аларны әйбәт тәрбия кылыгыз”,-дигән.
Бүгенге көннәрдә гаилә һәм бала тәрбияләү мәсьәләсе аеруча мөһим. Бу вазифалар “Татар гаиләсе”н оештыручыларны да борчый. Гаиләдә әдәп-әхлак һәм рухи тәрбия хәзер аеруча игътибар ителергә мәсьәләдер. Ул һәр татар гаиләсендә аеруча актуаль мәсьәлә. Әйе, тәрбия мәсьәләсен иртәгә калдырырга һич ярамый.
Әлмира ҺӘДИЯ, “Ярдәм” мәчете

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар
Килен - кайнана