Русиядәге бердәнбер сукырларны тернәкләндерү үзәге урнашкан “Сөләйман” мәчетен Казан хакимияте вәкилләре һәрвакыт үз итте. Дамир Фәттахов оештырган ифтарда “Идел-пресс” директоры, Дәүләт Советы депутаты Ислам Әхмәтҗанов, татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов катнашты.
Мәчетнең имам-хатыйбы Илдар Баязитов белән сөйләшүдә Мәскәү һәм Киров районы башлыгы Дамир Фәттахов мәчетнең социаль әһәмиятен, сукырларны тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге турында сөйләште.
“Сөләйман” мәчетенә килгән саен яхшы, җылы тойгылар белән китәм, диде Дамир Фәттахов ифтардан соң. - Сәләмәтлекләре чикләнгән кешеләр белән аралашкач, аларның көчле рухлы булуын күрү – көч бирә. Безнең проблемаларыбыз аларныкы янында чүп кенә. “Сөләйман” мәчете эшләрен Казан мэры Илсур Метшин хуплап тора. Хәзер аның җитәкчелегендә Серов-Колахмәт урамнарында сукырларны тернәкләндерү өчен яңа мәчет төзелә. Яңа мәчет “Сөләйман”ның социаль эшчәнлеген киңрәк масштабка чыгарырга ярдәм итәчәк-, диде Дамир Фәттахов.
Аның фикеренчә, Илдар хәзрәт Баязитов бик якты кеше. Җәй көннәре бик шәп лагерьлар оештыралар. Шулай итеп балаларны яхшы кеше итеп тәрбиялиләр. Киләчәктә Илдар хәзрәт Баязитов җитәкчелегендә “Сөләйман” мәхәлләсе үсә барсын, дигән теләкләрен җиткерде Дамир Фәттахов.
Имам-хатыйб Илдар Баязитов исә үз чиратында килгән олы кунакларга зур рәхмәтен белдерде. – Мәчетебезгә килгән кунакларга һәрвакыт шатбыз. Безнең мәчеткә зур игътибар биргән Казан җитәкчеләренә зур рәхмәт. Аларның безнең эшчәнлек белән танышып, хуплап, ярдәм итеп торуы, безгз яңа эшләргә чакыра, Казаныбызда стабильлекне арттыра-, диде Илдар Баязитов.
Тимер Сәгыйтов

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде