Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов Татарстанда олы йөрәкле хәйрияче буларак билгеле. Ул балалар йортларына, инвалидларга һәрдаим ярдәм күрсәтә. Авыру хәлен авыру гына аңлый, Фәрит әфәндегә дә Аллаһы Тәгалә сынау биргән. Сынауларны күп күргәнгә, ул ятим, баласыз карт-корыга, әти-әнисез авыру балаларга ярдәм итәргә тырыша.
Фәрит Мифтаховның Саба районына визиты хакимият башлыгы Рәис Миңнеханов һәм “Саба дулкыннары” радиосы чакыруы белән оештырылган. Фәрит Мифтахов район башлыгы белән күрешеп сөйләште, үз акчасына чыгарган Габдулла Кариев һәм Татарстан мәчетләре китабын бүләк итте.
Инвалидлар декадасы уңаеннан, Мифтахов Лесхоз бистәсендә урнашкан картлар йортында булды. Җылы сүз – җан азыгы диләр бит, карт-коры, инвалидлар аңа кунакка килгәне өчен зур рәхмәт әйтте. 83 кеше тәрбияләнгән картлар йортына Фәрит Мифтахов 30 мең сум акчалата ярдәм бирде.
Шулай ук Югары Отар авылында урнашкан авыру балалар йортында булды. Биредә акылга зәгыйфь 103 бала тәрбияләнә. Фәрит Мифтахов җитәкләгән “Болгар” хәйрия фонда декабрь дәвамында инвалидлар өчен төрле чаралар оештырырга җыена.
Тимер Сәгыйтов

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел