 
Кеше күңеленә мал белән түгел, бәлки көләч йөз һәм күркәм холкыгыз белән кереп урнашыгыз.
Хәдис
Журналистлар арасында күркәм бер гадәт урнашуы күңелне сөендерә. Инде берничә ел матбугатта эшләгән каләм ияләрен җыялар. Ел саен килеп күрешеп йөрсәк тә, бер очрашу үзе бер гомер дигәндәй.
Без анда үзара хәл-әхвәл сорашабыз, хәерле сүз, теләк-ният белән бер-беребезгә игелекле кәлимәбезне ирештерәбез.
Быел да очрашу мәҗлесе Дәүләт Советы ашханәсендә узды. Барыбызны да Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлары берлеге рәисе Римма Атлас кызы Ратникова котлады, хезмәтебез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул юбилярларга рәхмәт хатлары белән бүләкләр дә тапшырды. Биредә танылган журналист Мөнир Әһлиуллинны да, язучы Мәдинә Маликованы да тәбрикләделәр.
Бу арада исә заманыбызның кыю, фидакарь, кабатланмас акыл иясе Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллованың бәйрәм көннәре. Бу журналист һәм җәмәгать эшлеклесенең “Азат хатын” исемендәге журналга «Сөембикә” исемен кайтаруда өлеше зур. Роза Туфитуллова – гомер бакый шөһрәте онытылмый торган “Ак калфак” Бөтентатар хатын-кызлары берлегенең беренче рәисе дә. Шәхсән мин үзем дә озак еллар буена Роза Туфитуллова җитәкчелегендә “Азат хатын” һәм “Сөембикә” журналларында эшләдем. Уңышларымны күреп, мине гел үсендереп торучы да ул булды. Роза ханым минем үземә булган ышанычымны ныгытты.
Мөселман хатын-кызлары берлеген барлыкка китерүгә дә ул этәргеч бирде. Ул еллардагы “Ак калфак”ның тарихи энҗе битләре кат-кат өйрәнелер әле, Аллаһы боерса!
Роза Туфитулловага, гаиләсенә, бала-оныкларына алдагы көннәрендә дә ныклы сәламәтлек, хәерле гомерләр теләп калабыз. Раббыбыз аларны үз ярдәменнән ташламасын.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете


 Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк». КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы. Ул тиле түгел!..
Ул тиле түгел!.. Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем" Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы Милләтара дуслык, Ватан теле
Милләтара дуслык, Ватан теле Тәкъвалык хакында
Тәкъвалык хакында Тәравих намазы
Тәравих намазы Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый? Хөсәен Фәезханов
Хөсәен Фәезханов Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы Рамазан ае - сабырлык ае
Рамазан ае - сабырлык ае Дуслар
Дуслар Килен - кайнана
Килен - кайнана Рухи чисталык
Рухи чисталык