Балалар мәнфәгатен кайгыртып...

“И, кешеләр! Җирдә булган пакь, хәләл ризыкларны гына ашагыз! Вә шайтан эзенә кермәгез, ул сезгә ачык дошмандыр!” (“Бәкара” сүрәсе, 168 нче аять).

БӘЙЛЕ
2016 Май 05

“И, кешеләр! Җирдә булган пакь, хәләл ризыкларны гына ашагыз! Вә шайтан эзенә кермәгез, ул сезгә ачык дошмандыр!” (“Бәкара” сүрәсе, 168 нче аять).

Без «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән Коръән уку бәйгесен оештырганда, Татарстан Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарт комитеты балаларны төрле күчтәнәчләр – чәкчәк, печенье, торт ризыклары белән сыйлады. Без “Хәләл” комитетына олуг рәхмәтләребезне әйтеп, рәхмәт хатларыбызны илттек.

Бергәлектәге хезмәттәшлегебез алга таба да ныгыр, иншә Аллаһ. Алар миңа “Хәләл буенча белешмә” дигән кечкенә генә китапчыкларын да бүләк иттеләр. Әлеге җыентыкта хәләл ризыкларга багышланган Коръән аятьләре дә, хәдисләр дә бар. Бу китапта азык итеп кулланырга яраклы хайваннар ( өй хайваннары үгез, дөя, кәҗә, сыер, йорт куяны, ат, сарык, бәрән, кыргый хайваннар аргали, кыр кәҗәсе, куян, поши, болан, кошлардан ләкләк, альпака, баклан, чуллык, давыл кошы, чыпчык), шулай ук азык итеп файдаланырга ярамый торган (хәрам) хайваннар (кыргый хайваннардан бурсык, тиен, кондыз, борындык, бүре, ас, керпе, янут, мәче, сусар, ләтчә, урман суыры, ярканат, төлке, аю, ишәк, поляр аюы, селәүсен, дуңгыз, эт, кеш, юлбарыс, арыслан), ерткыч кошлардан карга, бөркет, гриф, тилгән, карчыга да бар.
«Хәләл” комитетының җитәкчесе Марат Низамов сүзләренчә, без киләчәктә дә бергәләп хезмәттәшлектә булачакбыз, иншә Аллаһ. Без аларның башка хезмәттәшләре белән дә күрештек. Хәйдәр Камалетдинов белән бер күрешү үзе бер гомер, диясем килә. Аның дәү әнисе Рауза абыстай Гасыр абыстайларының берсе иде. Рухы шат булсын, дип ул абыстайны да догабыздан калдырганыбыз юк. Рухи тәрбиянең хәерле дәвамчылары булып Хәйдәр хәзрәт белән Фатыйма абыстайның өч улы бар. Аларның икесе безнең бәйгеләрдә игелекле бүләкләргә лаек булды.

“Хәләл” стандарт комитеты әгъзалары изге Коръән китабын бүләк итеп, мине тагын да шатландырдылар. Эшләрендә уңышлар телибез үзләренә.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе