Бай мирасыбыз һәрчак истә!

Казандагы «Ярдәм» мәчетендә уразаның беренче көненнән үк меңнән артык мөселман кардәшкә ифтар мәҗлесләре үткәрелә.

БӘЙЛЕ
2016 Июн 16

Казандагы «Ярдәм» мәчетендә уразаның беренче көненнән үк меңнән артык мөселман кардәшкә ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Анда хәзрәтләребезнең хикмәтле вәгазьләре сөйләнә. Ураза тотуның фазыйләтләре аңлатыла, мөнәҗәтләр әйтелә.

Адәм баласының чын рәхәтлеге ифтарда бит! Кешенең күңеле, җаны ислам кардәшлеге белән тагын да хикмәтләнә бара. Шул мизгелләрнең кадерен бел генә һәм өеңә кайткач, шуларны йорт әһелләренә, балаларга, яшүсмерләргә җиткерә күр!

Ифтар вакытында тарихыбызга, мирасыбызга, мәгърифәтебезгә зур урын бирелә. Биредә даими рәвештә дин әһелләре, авыр, караңгы елларда да ислам нурын сүндермичә саклап калучылар турында сөйләнә. Әйтик, Чирмешән якларыннан булган атаклы хикмәт иясе Хәниф Вәлиевнең кызы Мәдинә Әбделганиеваның “Югары Чагадай мирасы” китабы турында да сүз булды.

Аларның нәсел шәҗәрәсе ышанычлы рәвештә дәвам итә. Мәдинә Хәниф кызы Әбделганиева – безнең “Мөслимә” оешмабызның иң актив хезмәттәшләребезнең берсе, акыл иясе. Аллаһының рәхмәтләре булсын барысына да. Аның китабы – энциклопедик бер хезмәт.

Ә кичәге ифтарда Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин хакында күп җылы сүзләр әйтелде. Аның ифтар үткәрүдә булышуына, туганнарына хәерле гамәлләр насыйп булсын. Ә мин үзем Әхмәтзәки хәзрәтнең вәгазьләрен берничә ел тыңлаган кеше булам. Ул ир-атларны да, хатын-кызларны да пөхтәлеккә, чисталыкка, әдәп-әхлакка өйрәтте. Бик күп вакытлар “Азат хатын” журналының баш мөхәррире Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова миңа җомга көнендә мәчеткә барырга рөхсәт итә иде. Шунда мин хәзрәтләрнең чыгышларын язып бардым. Бераздан баш мөхәррирнең кушуы буенча Әхмәтзәки хәзрәт хакында “Азат хатын” журналында язмам да басылып чыкты. Аллага шөкер!

«Ярдәм» мәчете чатырында Әхмәтзәки хәзрәтне хәтерләүчеләр тагын да бар иде. Минем үземә бу хәзрәт хакындагы китапны да бүләк иттеләр.

Әйе, Әхмәтзәки хәзрәтнең хезмәтләре, тырышлыклары күп булды. Ислам шәмен сүндермичә саклаучы һәм яшьләргә тапшыручы Әхмәтзәки хәзрәтнең рухы шат булсын, дип дога кылдык. Аллага шөкер, мирасыбызны өйрәнү дәвам итә...

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе