
Татарстан Республикасында ирексезләп тоту урыннарында кеше хокукларын тәэмин итүгә күзәтчелек итү буенча иҗтимагый-күзәтчелек комиссиясенә комиссиягә 12 кеше кертелде. Алар арасында Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды идарә советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, ТР Иҗтимагый палатасы, Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең ТРдагы идарәсе карамагындагы иҗтимагый советы әгъзасы, “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Азат Гайнетдинов бар.
Шулай ук исемлектә Зарипов Альберт Якубович, Карпухин Кирилл Алексеевич, Клюков Василий Дмитриевич, Савва Арсен Владимирович, Расческова Лариса Владимировна, Основ Михаил Федорович, Семин Георгий Геннадьевич, Тимофеев Николай Иванович һәм Хисамов Рамил Иршатович бар.
Атна дәвамында комиссия әгъзаларына мандатлар тапшырылачак һәм алар үз вазифаларына керешә алачак.
Римма Гатина.