Бүген - Гашурә көне

Гашурә көне мөселман календаре буенча елның беренче ае — Мөхәррәм аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә. Гашурә сүзе гарәпчә 10 дигән сүз.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 23

Гашурә көне мөселман календаре буенча елның беренче ае — Мөхәррәм аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә. Гашурә сүзе гарәпчә 10 дигән сүз. Быелгы 2015 елда ул 23 октябрьгә туры килә.

Әлеге көндә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) ураза тоткан. Яһүдләр дә бу көнне ураза тотканга, мөселманнарга алардан аермалы буларак, ике көн ураза тотарга киңәш иткән. (Гашурә көнне һәм аның алдыннан яки артыннан тагын бер көн). Ләкин бу көннәрдәге ураза Рамазан уразасы кебек фарыз (мәҗбүри) түгел. Бу көнне Коръән уку, сәдака бирү һәм башка хәерле эшләр эшләү дә бик саваплы.

Гашурә көне — бик күп дини-тарихи вакыйгаларга бай. Беренчесе аларның — атабыз Адәм галәйһисәләмнең тәүбә итүе һәм тәүбәсенең Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителүе. Бу көнгә башка пәйгамбәрләребезнең тормышында булып үткән бик мөһим, гыйбратле вакыйгалар туры килә. Бу вакыйгалар арасында Нух пәйгамбәрнең (аңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын) көймәсе белән чиксез су киңлекләреннән коры җиргә чыгуын һәм бөек су басудан исән-имин котылуын искә алырга мөмкин. Ибраһим пәйгамбәр (аңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын) туган көн һәм аның кяферләр утыннан исән калган көне дә Гашура көненә туры килә. Бу көн — Юныс пәйгамбәр (аңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын) балык карыныннан котылган көн, Муса белән Харун пәйгамбәрләрнең (аларга Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын) үзләренең халкын фиргавен коллыгыннан коткарып, диңгез аркылы алып чыккан көн. Шулай ук бу көнне тарихыбызда Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән башка бик күп могҗизалы, истәлекле, гыйбрәтле вакыйгалар булып үткән.

Гашурә уразасына ниятне болайрак әйтергә була: "Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен Гашурә көнендә сөннәт уразасы тотарга", — дип. Ә казага калган уразасы булган кеше, бу көнне шул уразасын каза кыла ала. Ниятне: "Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен казага калган уразамны тотарга", - дип ниятли һәм, иншә Аллаһ, шул уразасы белән бурычын гына түләп калмый, ә Гашурә көне уразасы әҗерен дә ала.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе