Атларның күз яше төшәрме?

Бу вакыйга моннан берничә ел элек Минзәлә районындагы Бикбау авылында булды.

БӘЙЛЕ
2012 Ноя 04
Бу вакыйга моннан берничә ел элек Минзәлә районындагы Бикбау авылында булды.
Әкрам абый балачактан ук атларны бик яратты. Атларны бирелеп тәрбияләү, тиешенчә ашату һәм карау аңа буыннан-буынга күчеп килде. Бабасы Ризаэддиннең үз атлар утары булган. Ә әтисе Кираметдин күмәк хуҗалык атларын караган.
Әкрам үсмер чактан ук ат җигеп, 40 ел гомерен фермада эшләп үткәрде. Ә ул пенсиягә чыкканда колхоз таралды, ферма малларын иткә суеп бетерделәр. Шулай да, пенсиягә чыккач, Әкрам абый атлы булу бәхетенә иреште. Чаллының атлар үрчетү заводыннан бер яшьлек нәселле тай сатып алып, аңа "Буян” кушаматы бирде.
"Буян” ел саен колынлап, киң тугайларны иңләп чабулап йөргәндә, Әкрам абыйның да күңеле сөенде. Ниһаять, ул үзенең нәселдән-нәселгә килгән ат үрчетү йоласын үтәүгә ирештем дип уйлап та куанды. Атның сөлектәй сузылган матур гәүдәсенә карап, башкалар да сокланды. "Буян” нинди генә ерак болында чабулап йөрмәсен, хуҗасының тавышын ишетүгә, ялларын җилфердәтеп, очкан коштай, аның янына килде. Ә инде Әкрам абый кулыннан шикәр дә капкач, шатлыгыннан кешнәп җибәрде.
Җәйнең бер матур кояшлы көнендә, Әкрам абый, гадәттәгечә, "Буян”ны иркәләп, күпер аша башка атлар янына елганың аръягына озатты. "Буян” иркәләгәнне бик ярата, ул бер мәлгә генә башын хуҗаның иңенә салды да, аннары чабулап китте. Тик, ни кызганыч, бу аларның соңгы очрашулары булган икән. Берничә сәгатьтән "Буян” башка атлар белән бергә кемнеңдер люцерна чәчкән басуына кергән һәм аны атканнар дигән хәбәр таралды. Әкрам абый килгәндә, ат инде үлгән иде. Ул аның янына утырып, башын тезләренә салып елады. Атка кем атканын да, моның кем кушу буенча эшләнгәнен дә әйтүче булмады. Шул рәвешле, җинаять ачылмыйча калды.
Әкрам абыйның утарында тае да, колыны да бар. Югалтуны авыр кичерсә дә, ул ат үрчетүдән баш тартмады. Ник дигәндә, атларга караган саен карыйсы килә, хозурлана иде ул. Атлар картаеп килгән гади авыл кешесе күңеленә нур өсти, яшәргә көч бирә. Нәсел атларының күркәм гәүдәләренә, ак кашка маңгайларына карап та куанмыйча булдыра алмыйсың.
"Буян”нан калган тайга "Атаман” кушаматы куелды, чөнки ул бик чабулыйсы килгәндә, койма өстеннән дә сикереп чыгып китте, янына хуҗадан башка берәүне дә якын китермәде. Никадәрле сабырлык, түземлелек кирәк булды атны җигәргә, тәртә арасына кертергә. Әкрам абый атны шундый итеп өйрәтте: кирәк урында "Атаман” бер эндәшүдән туктады яки кузгалып китте. Ул 3 яше тулганда, май башында колынлады.
Май аеның җылы бер матур көнендә Әкрам абый 7 көнлек колыны белән су буендагы тау асты тугаена яшел үлән чүпләргә атлар янына төшерде. Ә үзе эш белән барасы җиренә китте. Ә инде бер сәгатьтән 6 атны атып үтерү хәбәрен җиткерделәр. Алар арасында "Атаман” да бар иде.
Әкрам абый ерак басуга йөгерде. Ул ышанмады бу хәбәргә. Ничек, ничек инде аның яраткан җирән кашкасына, 7 көнлек колынлы атка атарга була?! Әгәр бу хәл дөрес булса, әлеге атларга атарга кулы күтәрелгән бәндәнең куллары чересен дигән уйлар баш миеннән йөгереп үтте.
Әкрам абый ат янына килеп җиткәндә, әле ул үлеп бетмәгән иде. Кечкенә колын, нидер сизенгәндәй, егылып яткан анасы тирәсендә әйләнә-әйләнә, ачынып, кешнәп йөри, имәргә сорый иде шикелле. Хуҗасының кулы кагылганын сизеп, ат күзләрен ачты, аның ике күзеннән мөлдерәп, яшьләре акты. Ат белән Әкрам бабай бер-берсенә сыенып елыйлар. Ә колын анасы үләсен тоемлап, кешни дә кешни. Берничә минуттан атның күзләре мәңгегә йомылды, ә хуҗа кеше әле озак кына аны кочаклап елап утырды. Бу бер атналык колынны ничек үстерермен, әллә чалып кына ташлыйммы дигән яман уйлар баш миеннән йөгереп узды, тик куллары мондый хөкемгә буйсынырга теләмәде, аны тыңламады.
Әкрам абый, ат үлгән көннән үк, колынга имезлек белән сөт эчерде. Колын үсте, хуҗасы кая барса да, гел артыннан ияреп йөрде. Инде шактый үсеп, күзгә күренә башлагач, Әкрам абый аны сугымлык малга алыштырды. Ник дигәндә, ул тагын бер фаҗигале хәлне күтәрә алмаслыгын аңлый иде. Малны, бигрәк тә атны тәрбияләгән кешеләргә мондый хисләр таныш. Аннары "Атаман”ны һәм башка атларны аткан кешеләрне хөкем итмәделәр бит. Ни өчендер, авылда беркемнең дә ул бәндәләрне фаш итәсе килмәде. 6 атны атып та, җинаятьне ачучы булмады, әллә ачасылары килмәде. Бәлки ул атларны су буендагы атаудан машина белән артларыннан куып, басуда машина белән атлар чабышы үткәрү ярышында хөкем карары чыгаручылар үзләре дә булгандыр. Кайсы ат машинаны уза, шунысын ата барганнар. "Атаман” колыны белән булса да, машинаны узган һәм маңгаена пуля алган!
Бу вакыйгага инде берничә ел вакыт узды. Әкрам абый бер үзе генә яши, утарында әле дә маллар үрчетә. Ләкин ул нәселле атларын сагына. Телевизор караганда атлар күрсә, күзеннән кайнар яшьләре тама. Ә ул атларның һәм Әкрам бабайның күз яшьләре кемгәдер төшәрме? Төшәр, әлбәттә...
Җиде буынга кадәр төшәр ул яшьләр. Атларны аткан һәм кушып аттырган кешеләргә төшмәскә дә мөмкин алар. Әмма җиде буынга хәтле төшәр бабайның күз яшьләре! Чөнки бер явызлыкның да җәзасыз калганы юк әле. Фани дөнья хөкеменнән акча биреп котылып калып булса да, Хак Тәгалә хөкеменнән бер кем дә качып котыла алмаячак! Әтиләре кылган җинаять өчен балалар яисә оныкларның җавап тотуы бик аяныч. Ә рәнҗү һәм күз яшьләре төшәчәк, әлбәттә, төшәчәк...Мин моңа нык ышанам.
Гөлсинә ФӘСХЕТДИНОВА

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе