28 июльдә - Ураза бәйрәме. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла. Төп бәйрәм чарасы "Кол Шәриф" мәчетендә уздырыла. Гаетне 4 сәгать 50 минутта башлау һәм 5 сәгать 35 минутта тәмамлау ниятләнелә.
"Кол Шәриф"тә бәйрәм намазына кадәр башта Коръән-хафизлар Коръән укыячак. 4 сәгать 50 минутта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазь сөйләячәк. 5.20дә -гает намазы укыла, 5.30 да - хөтбә.
"Яңа гасыр" каналыннан Ураза бәйрәме чарасыннан туры трансляция 4 сәгать 40 минутта башлана.
"Татарстан- Яңа гасыр" каналы мөселманнарның күркәм бәйрәмен иртән мәчеттә булу сәбәпле, туры эфирда карый алмаганнар да, илебезнең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче кардәшләребез дә карасын һәм рухлансын өчен кабатлап күрсәтәчәк.
"Кол Шәриф"тәге Ураза бәйрәме чарасы "Яңа гасыр"да шул ук көнне сәгать 11.00дә кабатлап күрсәтелә дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар