12 декабрьдә Мәүлид аена керәбез

Рабигүл әүвәл аеның мәгънәсе – «яз башы» дигәнне аңлата.

БӘЙЛЕ
2015 Дек 11

12 декабрьдә Мәүлид аена керәбез
Рабигүл әүвәл аеның мәгънәсе – «яз башы» дигәнне аңлата. Борынгы исеме «Хуан». Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәһи вәсәлләмнең Кәнәна исемле ундүртенче буын бабасы (ул гарәбләрнең шаһы була) язның әүвәлге аенда сахрада чәчәкләрнең ачылганын күреп, күңеленә бер ләззәт таба һәм хисләнеп әйтеп куя: «Рабигүл әүвәл». Вәзирләре аның бу сүзләрен шунда ук тарихка теркәп куялар һәм айны да шушы исем белән атый башлыйлар.

Рабигүл әүвәл аеның 12-нче көне ислам дөньясында зур тантана, чөнки бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсәлләм дөньяга килгән.

Мәүлид — гарәп сүзе, туу дигәнне аңлата. Бу сүз белән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вәсәлләмнең туган көнен атыйлар.

Ислам галимнәре Аллаһның расүле Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вәсәлләм Рабигүл әүвәл аеның 11еннән 12сенә каршы төндә дөньяга килгән дип саныйлар. (Милади белән 571 нче сәнәдә 27 апрельдә). Рабигул әүвәл аенда мөселманнар күркәм мәҗлесләрдә җыелып, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең яшәү ревеше, әхлагы турындагы аять-хәдисләрне укыйлар, салаватлар әйтәләр, догалар кылалар.

Мәүлид бәйрәмен (Пәйгамбәребезнең туган көненә багышланган мәҗлесләр) беренче тапкыр XII–XIII гасырларда Ирбил шәһәрендә үткәрә башлаганнар. Шул шәһәрнең ихласлы хакиме Малик Мөзәффәр Әбү Сәгид Күкбури Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләмне бик сөйгән һәм аның шәфәгатен өмет итеп, касыйдәләрне (Пәйгамбәребезнең тормышында булган әһәмиятле вакыйгалар турындагы поэмаларны) укыр өчен диндар галимнәрне үзе янына җыйган. Шулай итеп, Мәүлидкә нигез салган. Касый­дәләрне гарәп һәм үз телләрендә укыйлар. Мәүлид бәйрәмендә төрле ризыкларлар әзерләнә, мохтаҗларга, ятимнәргә сәдакалар, киемнәр бирелә. Бу изге га­мәлләрне кылган мөселманнар савапка ирешер, Ин­шаАллаһ.

Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең атасы Габдуллаһ, бабасы Габдел Муталлиб, аның атасы Һашим, аның атасы Гәбделмәннәф. Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең әнисе — Ваһаб кызы Әминә.

Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм, пәйгамбәрләр имамы буларак, барлык пәйгамбәрләрнең иң матур сыйфатларын үзендә туплаган. Ул мул сулы елгалар койган диңгез кебек. Һәрбер кеше аның тормышын үзенә үрнәк итеп алырга мөмкин. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм үзенең бер хәдисендә: «Мин күркәм әхлакны камилләштерү өчен җибәрелдем», – дип әйткән (Әхмәд бин Хәнбәл, Муснад). Аллаһы Раббыбыз да Коръән Кәримендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмне мактап:

«Хакыйкатьтә, син – югары әхлак иясе», – дигән. («Каләм» сүрәсе, 4нче аять).

Ул игелекле, итагатьле, шәфкатьле, миһербанлы, сабыр, киң күңелле, юмарт, ышанычлы, тыйнак була. Бу сыйфатлар пәйгамбәребез галәйһиссәләмдә иң камил дәрәҗәдә була. Коръәндә әйтелгән:

«Тәхкыйк, Аллаһ Расүлендә сезгә иярергә тиешле булган күркәм холык вә яхшы сыйфатлар бардыр, Аллаһтан савапны һәм ахирәттә җәннәтне өмет иткән хәлдә, Аллаһны күп зекер итүче мөэминнәр өчен» («Әхзаб» сүрәсе, 21нче аять).

Аллаһ илчесе галәйһиссәләмнең әхлак чыганагы – Коръән булган. Шуңа күрә, Расүлебезнең холкы нинди иде соң? – дигән сорауга Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булса иде): «Аның холкы – Коръән иде», – дип җавап биргән. Ул Коръән Кәрим тыйган нәрсәгә ачуланып караган һәм Коръән Кәрим кушкан нәрсәдән канәгатьләнү тойган. Ул Аллаһка ошамаган гамәл кылучыларны хөкем иткән һәм шелтәләгән. Расүлебез галәйһиссәләм Аллаһ риза булмаган нәрсәләр өчен генә ачуланган.

Аллаһы Тәбәракә вә Тәгалә барчабызга сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләмнән үрнәк алып, начар гамәлләрдән ерак булып, игелекләр кылып дөньяда һәм ахирәттә бәхет-сәгадәткә ирешергә насыйп итсә иде.

Бу айда булган кайбер вакыйгалар:

8-нче көн — Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең Мәдинә шәһәренә килеп җиткән көне.

10-нчы көн — Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең хәзрәти Хәдичәгә өйләнгән көне.

12-нче көн — Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең туган көне — Мәүлид ән-нәби.

22-нче көн – хәзрәти Фатыйманың туган көне.

Бу айда «Әхзәб» сүрәсеннән «Мә кәнә»не уку бик саваплы (40-48 нче аятьләр).

بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ

مَّا كَانَ مُحَمَّدٌ أَبَا أَحَدٍ مِّن رِّجَالِكُمْ وَلَكِن رَّسُولَ اللَّهِ وَخَاتَمَ النَّبِيِّينَ

وَكَانَ اللَّهُ بِكُلِّ شَيْءٍ عَلِيمًا

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اذْكُرُوا اللَّهَ ذِكْرًا كَثِيرًا وَسَبِّحُوهُ بُكْرَةً وَأَصِيلًا

هُوَ الَّذِي يُصَلِّي عَلَيْكُمْ وَمَلَائِكَتُهُ لِيُخْرِجَكُم مِّنَ الظُّلُمَاتِ إِلَى النُّورِ

وَكَانَ بِالْمُؤْمِنِينَ رَحِيمًا

تَحِيَّتُهُمْ يَوْمَ يَلْقَوْنَهُ سَلَامٌ وَأَعَدَّ لَهُمْ أَجْرًا كَرِيمًا

يَا أَيُّهَا النَّبِيُّ إِنَّا أَرْسَلْنَاكَ شَاهِدًا وَمُبَشِّرًا وَنَذِيرًا

وَدَاعِيًا إِلَى اللَّهِ بِإِذْنِهِ وَسِرَاجًا مُّنِيرًا

وَبَشِّرِ الْمُؤْمِنِينَ بِأَنَّ لَهُم مِّنَ اللَّهِ فَضْلًا كَبِيرًا

وَلَا تُطِعِ الْكَافِرِينَ وَالْمُنَافِقِينَ وَدَعْ أَذَاهُمْ وَتَوَكَّلْ عَلَى اللَّهِ وَكَفَى بِاللَّهِ وَكِيلًا

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.

(40) Мә кәәнә Мүхәммәдүн әбәә әхәдим-мир­риҗәәликүм үә ләәкир-расүүлә-ллаһи үә хаатәмә-ннәбиййнә үә кәәнә-ллаһү бикүлли шәйин гәлиимә. (41)Йәәәә әййүһә-лләзиинә әәмәнүүз-күруллааһә зикраң кәсиира. (42) Үә сәббихүүһү бүкратәү-үә әсыыйлә. (43) Һү-үәлләзии йүсаллии гәләйкүм үә мәләәәә икәтүһүү лийүхриҗәкүм минәззулүмәәти илә-ннүүүр үә кәәнә билмүъминиинә рахиимә. (44) Тәхиййәтүһүм йәүмә йәлкаунәһүү сәләәәм үә әгәддә ләһүм әҗраң кәриимә. (45) Йәәәә әййүһән-нәбиййү иннәәә әрсәлнәәкә шәәһи­дәү үә мүбәшшираү үә нәзиира. (46) Үә дәәгийән илләллааһи би’изниһии үә сирааҗәм-мүниира. (47) Үә бәшширил-мүъминиинә би’әннә ләһүм минәллааһи фәдләң кәбиира. (48) Үә ләә түтыйгил-кәәфириинә үәл мүнәәфикыыйнә үә дәг әзәәһүм үә тәүәккәл гәләллааһи үә кәфәә биләәһи үәкиилә.

Бу аятьләрнең мәгънәсе:

(40) Мөхәммәд сезнең арагыздагы бер генә ирнең дә атасы түгел. Ул фәкать Аллаһның Рәсүле һәм пәйгамбәрләрнең (мөһере) соңгысыдыр. Аллаһ һәрнәрсәнең асылын белеп тора. (41) Әй, иманлы халык, Аллаһны һәрвакыт искә алыгыз. (42) Һәм Аны иртә-кич (мактап) тәсбих тартыгыз. (43) Сезне караңгылыктан (наданлыктан, динсезлектән) яктылыкка чыгармак өчен рәхмәтен вә мәрхәмәтен һәм фәрештәләрен күндергән — Улдыр. Аллаһ мөэминнәргә чиксез мәрхәмәтле. (44) Аллаһ белән кавышкан Көнне аларга эндәшү: — Сәлам! — сүзе булыр. Аллаһ алар өчен бик тә мәртәбәле бүләкләр хәзерләде. (45) Әй, пәйгамбәр, Без сине, чыннан да, шаһит, сөенче алучы вә кисәтүче буларак күндердек. (46) Аллаһның фатихасы илә (тугры юлга) чакыручы, нур чәчүче бер кандил сыйфатында күндердек. (47) Мөселманнардан сөенче ал: алар Аллаһның бөек Сәгадәтенә ирешәчәкләр. (48) Кяферләргә, монафикъларга баш имә. Аларның рәнҗетүләренә диккать итмә, түз. Аллаһка инан, инаныңа таян. Химаяче буларак та, таяныч буларак та Аллаһ сиңа җитәр.

Мәүлид мөнәҗәте

Рәсүлүллаһ бораклары

Көмештәндер тояклары

Ихлас белән гамәл кыйлың

Без бу дөнья кунаклары.

Ходайга гашыйк булганнар

Зикердә булганнар алар

Шулар белән булыр өчен

Зикер әйтик мөселманнар!

Шәфәгатен өмет итеп

Салаватлар әйтсәк иде

Бер Ходаем кабул итеп

Морадларга җитсәк иде.

Ходайның дусты — пәйгамбәр

Туган ай бу мөселманнар

Бу ай — бәйрәм һәркөн шатлык

Мөкатдәс бик шәриф ай бу.

Туды Мәккә шәһәрендә

Рабигуль әүвәл аенда

Дүшәмбе көн, уникенче сәхәр

Вакыты иде таң алдында.

Рәсүлүллаһ туган чакта

Сөннәтле күзе сөрмәле

Туу белән сәҗдә кылды

Яуды Аллага рәхмәте.

Аңар өммәт булу белән

Безне хөрмәтләде

Вә көн төн хайри өммәт дип

Хәбәр бирде үзе.

Рәсүлүлла намазда ул

Башындадыр аның таҗы

Өммәти, өммәти диеп

Агадыр күзендин яше.

Рәсүлүлла раузасында

Зикер әйтеп сайрый кошлар

Шул кошлардан гыйбрәт алып

Салаватлар әйтик дуслар.

Салаватларга кушылыгыз

Салаватларын белгәннәр

Җәннәт ишеген ача алмаслар

Салаватлар әйтмәгәннәр.

Салават

Әссаләәтү үәс-сәләәмү, галәйкә,

йә, Расүүләллааһ.

Әссаләәтү үәс-сәләәмү, галәйкә,

йә, Нәбийәллааһ.

Әссаләәтү үәс-сәләәмү, галәйкә,

йә, Хәбиибәллааһ.

Әссаләәтү үәс-сәляямү, галәйкә,

йә, Хайри Халькыйлләәһ.

Әссаләәтү үәс-сәләәмү, галәйкә,

йә, Сәййдәль-Әүүәлиинә үәль-Әәхыйриин.

Әссаләәтү үәс-сәләәмү, галәйкә,

йә, Рахмәтәл лиль-гәәләмиин.

ТҖ МДНнең дәгъвәт бүлеге әзерләде


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе