Санкт-Петербургта традицион “Фәезханов укулары” башланды

Бүген Санкт-Петербургта традицион “Фәезханов укулары” уза. Быел ундүртенче тапкыр оештырылган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе “Төрле динле Россия дәүләтендә хакимият һәм җәмгыять: проблемалар һәм дәресләр” дигән теманы үз эченә ала. Җыен Идел буе һәм Урал мөселманнары тарихында күренекле урын алып торган Абдулла Алиевның тууына 300 ел тулуга багышлана. Без аны Батырша буларак беләбез.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 12

Җыенда Россия мөселманнарының дини лидеры – мөфти шәех Равил Гайнетдин сәламләү сүзе белән чыкты.

Конференциядә Россиянең мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре, Дәүләт Эрмитажы генераль директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Михаил Пиотровский, М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Санкт-Петербург уку йортлары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, федераль башкарма хакимият органнары, Россия һәм чит илләрдәге дини белем бирү үзәкләре вәкилләре катнаша, дип яза ислам.ру.

Җыенда шулай ук "Татарстанда Ислам" энциклопедик сүзлеге тәкъдим ителәчәк. Әлеге сүзлек "Россия Федерациясендә Ислам" энциклопедик сүзлегенең чираттагы томы булып тора. Аның беренче экземплярлары узган Казанда тәкъдим ителгән иде. "Мәдинә" нәшрият йорты "Татарстанда Ислам" энциклопедик сүзлеген күпләп бастырып чыгарды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Июл 01
Июн 25
Июн 17
Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе