"Мәдинә" нәшрият йорты "Татарстанда Ислам" энциклопедик сүзлеген күпләп бастырып чыгарды

Әлеге сүзлек "Россия Федерациясендә Ислам" энциклопедик сүзлегенең чираттагы томы булып тора. Аның беренче экземплярлары узган Казанда тәкъдим ителгән иде. "Татарстанда Ислам" энциклопедик сүзлеге 12 апрельдә 14 нче Фәезханов укулары кысаларында Санкт-Петербургта да тәкъдим ителәчәк.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 11

"Мәдинә" нәшрият йортыннан алынган мәгълүматка караганда, "Татарстанда Ислам" энциклопедик сүзлеге "Россия Федерациясендә ислам" сериясенең 7 нче томы булып тора.

Анда хәзерге Татарстан Республикасы территориясендәге мөселман берләшмәсе һәм мөселман институтларының тарихы һәм хәзерге торышы турында тәфсилләп бәян ителә. Сүзлектә төбәктәге мөселман цивилизациясе үсешенең мең елдан артып киткән тарихы - бәйсез төрки мөселман дәүләтләре дәверендәгесе дә, Россия (СССР) составындагы вакыты да тулы бер картина итеп бирелә.

Сүзлектә мөселман дәүләтчелеге, иҗтимагый һәм сәяси хәрәкәтләр, мөселман институтлары, классик дин гыйлеме һәм тарихи әдәбият, матбугат үсеше турында уникаль мәгълүмат бирелә.

Төбәктәге ислам тарихы мөселман лидерлары биографияләре, мәдрәсә һәм мәчет тарихы аша ачыла. Статьялардагы мәгълүмат укучыга Татарстанның мөселман берләшмәсе тарихын борынгы чорлардан алып бүгенге көнгә кадәр күзалларга мөмкинлек тудыра. Шулай ук хәзерге вакыттагы торышы турында мәгълүмат бирә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе