Мисыр аэропортлары Россия халкын каршы алырга әзерме?

Мисыр аэропортларында, куркынычсызлык мәсьәләләренең торышын ачыклау максатыннан, тикшерүләр булды. Нәтиҗәдә аэропортлардагы кимчелекләр ачыкланды. Шул сәбәпле, Мисыр һәм Россия арасында очкычлар ел ахырында оча башлар дип дип әйтеп булмый.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 04. Фото: hotelalara.com

РФ Транспорт министры Максим Соколов хәбәр иткәнчә, Мисыр аэропортларын тикшергәннән соң, ике ил арасында очкычлар яңадан оча башласын өчен, эш алып бару иртәрәк дигән фикергә киленгән.

Соңгы арада Каһирә аэропорты, иң беренче чиратта Шарм-Әл-Шәйх һәм Хургада кебек курорт шәһәрләре аэропортларының куркынычсызлык ягыннан Россия куйган таләпләргә туры килү-килмәве тикшерелгән. “Кызганычка каршы, бер табылган кимчелекләр кабат килеп чыкты. Алар Россия һәм Мисыр арасында очкычлар тиз арада оча башлар дип әйтергә комачаулый”, - диде министр. Бу хакта islam.ru хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе