27-28 сентябрьдә Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең V Халыкара форумы узачак. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Болгар ислам академиясе, Россия ислам институты һәм Казан федераль университеты белән берлектә оештыра. Форумда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков, Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм башка танылган дәүләт, дин һәм фән эшлеклеләре катнашачак. Болгарда узачак форумга башлангыч, урта һәм югары мөселман мәгариф оешмаларыннан барлыгы өч йөздән артык мөгаллим киләчәк.
Форум ислам уку йортларында мәгариф өлкәсенә караган проблемаларны хәл итү өчен мәйданчык булачак һәм ике көн дәвам итәчәк.
Форумның беренче көне мөселман мәгарифенең башлангыч өлешенә – мәчет каршындагы курсларга багышлана. Икенче көн урта һәм югары һөнәри мөселман мәгариф оешмалары эшчәнлеген колачлый. Форум кысаларында иң яхшы студентларга стипендияләр тапшырылачак, шулай ук яхшы эшләүче мөгаллимнәр билгеләп үтеләчәк.
Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы 2012 елдан башлап һәр елны уздырыла дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык