Мөселманнар 24 гыйнварда - Рабигуль-әүвәл аеның 12 нче көнендә Мөхәммәд пәйгамбәрне зурлап искә искә ала. Мөхәммәтд с.г.в. Рабигуль-әүвәл аеның 11нән 12 нче каршы кичендә (быел милади буенча 23нән 24нә каршы кичтә) дөньяга килгән. Рабигуль-әүвәл аен халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр. Бу айда Мәүлид ашлары үткәрелә. Пәйгамбәребез тормышы өйрәнелә, күп салаватлар әйтелә.
Халкыбыз Мәүлид аен бик борынгыдан ук ай буе хөрмәтләгән. Күрше-күлән, туган-тумача, канкардәш арасында динебез кушканча шәфкать-миһербанлы булу тагын да арткан. Хәзер дә Мәүлидне хөрмәтләп кичәләр үткәрелә.
24 гыйнварда ахшам намазыннан соң Апанай мәчетендә Мәүлид бәйрәме оештырыла. Чарада мәхәллә халкы, чакырлган кунаклар катнашачак.
2013 елның 28 гыйнварында Г.Камал театрында Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең туган көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелә.
Мәүлид бәйрәмендә вәгазьләр сөйләү, мөнәҗәтләр уку көтелә. Анда танылган дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясаячак. Бәйрәм кичәсен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.
Татар-ислам

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык