Мәчетләрне арендага бирәләр

Үзбәкстанның Хосусыйлаштырылган оешмаларга теләктәшлек итү һәм конкуренцияне үстерү буенча дәүләт комитеты илнең кулланылмый яткан объектларын - материаль мәдәни мирасын - шәхси инвесторларга бушлай бирә. Алар арасында Янги Хайробод мәчете, «Шәйх-ул-Ислом» комплексы, «Ёмини» комплексы, «Кўк масжид», «Ургути» һәм «Мәхмүди Хоразми» мәчетләре бар.

Читайте также
2017 Авг 02. Фото:ansar.ru

Дәүләт комитетында әлеге объектларның арендага 5 елга бирелүен, ә төп шарт булып инвесторларның үз хисабына объектның реконструкцияләве тора. “Эшкуар әлеге объектларны реконструкцияләү планын тәкъдим итә. Аннан соң Мәдәни мирас буенча төбәк комитеты әлеге планны карый һәм хуплый. Моннан соң Хосусыйлаштырылган оешмаларга теләктәшлек итү һәм конкуренцияне үстерү буенча дәүләт комитеты белән, күп дигәндә, 5 елга килешү төзелә.

Аренда хакы реконструкцияләүгә тотылган чыгымнар исәбеннән бара. Бинаны төзекләндергәннән соң эшкуар аны коммерция максатында файдалана ала. “Керү билетлары, сувенирлар һәм башка шундый әйберләр сатарга мөмкин”, - дип аңлаткан дәүләт комитеты белгече Бекзод Пайшанов.

Мәдәни мирас комитеты, үз проектын тәкъдим итеп, бу бинаны арендага алучы аны реконструкцияләү мөмкинлекләре дә карала.

Бу эшләр Министрлар Кабинетының “Сәмәрканд шәһәре һәм Сәмәрканд өлкәсенең 2017-2019 елларга туристик потенциалын тиз арада үстерү буенча чаралар турында” карары нигезендә тормышка ашырыла дип хәбәр итә Ансар.ру.


Авг 18
Авг 18
Авг 17
Авг 17
Авг 16
Авг 16
Авг 16
Авг 15
Авг 14
Авг 12
Авг 11
Авг 11
Авг 10
Авг 10
Авг 10
Авг 09
Авг 09
Авг 08
Авг 08
Авг 08

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19

Дек 14
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга "Ислам info" "Медиа торкеме" ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту "Ариф" студиясе