Хәзер Ауропа илләрендә кунакханәләргә башка ил-җирләрдән килгәннәр өчен һәр диннең китаплары куелган икән. Бирегә кем килсә дә, үз диненә кагылышлы китап белән таныша ала. Һәммәбез дә Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә барлыкка китергән балалар ич без!
Казаныбызда универсиада, Аллага шөкер, гөрләп узды. Аңа күп илләрдән төрле милләт уллары вә кызлары килде. Әлеге чарага кунак йортларындагы аерым бүлмәләргә Коръән, Инҗил һәм Тәүрат китаплары куелды, гыйбадәт кылу урыннары булдырылды. Хәзер исә милләтара, динара аңлашуны саклар өчен Казандагы барлык кунакханәләргә бу китапларны куярга кирәктер. Карасыннар, укысыннар.
Бүгенге көндә, ни кызганыч, күп кенә белем бирү учакларында "Дин дәүләттән аерылган” дип, үзләренә "яклау” эзлиләр. Ә дин җәмгыятебездән аерылмаган. Әхлаклы вә тәрбияле кеше җәмгыятебезгә һәрчак кирәк бит! Гадел вә хыянәтсез, үз эшен намус белән башкаручы әхлаклы зат җәмгыятебезнең нигезе, хәзинәсе һәм байлыгы да бит әле.
Әлмира ҺӘДИЯ,
җәмәгать эшлеклесе

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры