Бүген 21 гыйнварда сәгать көндезге 2 дә Казанның Гаилә мәчетендә «Мөселман гаилә психологларын әзерләү программасы» темасына түгәрәк өстәл узды. Әлеге җыелыш кысаларында мәчет каршындагы мөгаллимнәргә каралган мәгърифәти проект буенча фикер алышу булды.
Түгәрәк өстәлнең максаты – мөселман кыйммәтләрен күздә тотып гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтә алучы психолог-консультантлар булдыру.
Чарада Россия ислам институты мөгаллимнәре, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре, Казан имамнары, мәчетләр каршында белем бирүче мөгаллимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Оештыручылар: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, азан федераль университеты тарафыннан Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасында эшләүче Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәк.
Аерым алганда, җыелышта экспертлар мөселман гаилә психологларының тормыш юлдашын сайлау, гаиләдә уңай мөнәсәбәтләр булдыру, гаиләне саклау кебек мөһим темаларда нинди ярдәм кертә алуы турында сөйләшәчәкләр.
Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә, гаилә – дин, аң, милек, тән һәм нәселне саклау гаранты, шулай ук Аллаһ кыршында зур савап алу чыганагы, шуңа күрә гаилә кыйммәтләрен саклау кирәкле эш.
Диния нәзарәте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Кадер кичәсе якынлаша
Ураза - ач тору гына түгел
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Туган кырларымның әремнәре
Ятимнәр йорты булмаска тиеш
Тәүбә ит