Татар конгрессы “Халкым минем” дип исемләнгән газета чыгара башлады

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан нәшер ителә торган “Халкым минем” дип исемләнгән газетаның беренче саны дөнья күрде. Ул “Татарстан” журналына махсус кушымта буларак чыгарыла. Өч мең

БӘЙЛЕ
2010 Сен 21

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан нәшер ителә торган “Халкым минем” дип исемләнгән газетаның беренче саны дөнья күрде. Ул “Татарстан” журналына махсус кушымта буларак чыгарыла. Өч мең тираж белән басылган газета ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгате белән ачыла.

“Ата-бабаларыбыз мәдәни-тарихи мирасын һәм татар халкының бүгенге үсешен киң колачлы яктырту зарурлыгы күптәннән туды. Чөнки аның тарихы бөек цивилизацияләр һәм дөньякүләм танылу алган борынгы дәүләтләрнең чәчәк атуы белән тыгыз бәйләнгән. Хәзерге татар дөньясында бик күп кызыклы һәм сабак алырлык вакыйгалар булып тора. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының әлеге басма органы Россия Федерациясе төбәкләрендәге, якын һәм ерак чит илләрдәге күп санлы татар оешмаларын җәлеп итү үзәгенә әйләнер дип өметләнәм. Кагыйдә буларак, көчле, абруйлы һәм хакимиятләрнең игътибарын җәлеп иткән оешмалар булган илләр һәм төбәкләр белән Татарстан икътисад һәм мәдәният өлкәсендә икеяклы элемтәләрне уңышлы кора”, - дип саный Р.Миңнеханов, Бөтендөнья татар конгрессының 20 ел дәвамында актив эшчәнлек алып баруы нәтиҗәсендә зур колачлы басмага хокукы булуын белдереп. “Яңа газета татар халкының милли гореф-гадәтләрен саклау һәм арттыруга хезмәт итәр, безнең барыбызга да татарларның бай мирасы белән танышырга мөмкинлек бирер, халыклар арасында дус һәм аңлашып яшәүгә нык нигез булыр дип ышанам”, - диелә мөрәҗәгатьтә.

“Халкым минем” газетасының беренче саны “Бердәмлек” рубрикасында Удмуртия, Екатеринбург, Саратов, Ульяновск татарлары тормышы белән таныштыра. “Яңарыш” рубрикасы республикабызның Болгар һәм Зөя шәһәрләрендәге тарихи һәйкәлләрне торгызу кебек күркәм эшнең барышы белән таныштыра. Моның белән шөгыльләнүче махсус фонд рәисе, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең “Республикабыз территориясендәге тарихи һәйкәлләрне саклау һәм төзекләндерүгә кыю рәвештә һәм зурдан тотынуыбыз халкыбызның, Татарстан җәмәгатьчелегенең рухи яктан өлгереп җитүен раслый” дигән сүзләрен китерә.

Алга таба укучыларны “Җәйге Универсиада 2013”, “Татар конгрессы”, “Әдипләр сүзе”, “Татар дөньясы”, “Йолалар”, “Татар хатыны”, “Сәнгать”, “Дөньяда – татарлар”, “Спорт” рубрикалары көтә. “Татар конгрессы” рубрикасы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән әңгәмә тәкъдим итә. Ул 18 ел дәвамында төбәкләрдәге татар оешмалары белән берлектә алып барылган уртак эшчәнлеккә нәтиҗә ясый.

“Әдипләр сүзе”ндә тарихи ракурста язучылар Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Әмирхан Еникинең халык санын алу белән нисбәтле фикерләре, аерым алганда, татар булып калу зарурлыгын җиткерелә. Драматург Туфан Миңнуллин, тарихчы Миркасыйм Госманов бу фикерләрне куәтли. “Безне тагын олы сынау көтә. Бердәм булыйк!” дигән баш исем бирелгән сәхифәдә бу фикерләр белән якыннанрак танышырга мөмкин.

Укучылар өчен ТР Мәдәният министрлыгы, ЗАГС идарәсе һәм “Татар гаиләсе” бөтенроссия иҗтимагый фонды белән берлектә “Сөембикә” журналы оештырган “Бергә – гомергә” проекты турындагы язма да кызыклы булачак. Казанның үзәк ЗАГСында милли гореф-гадәтләребезгә нигезләп уздырылган беренче никах турында ул. Бу санла Халыкара мөселман киносы фестивале, Төркиядә яшәүче себер татарлары, Казанның спорт башкаласы булуы турында да укый аласыз.

Моңа өстәп, шунысын да әйтергә кирәк, Татар конгрессының үз газетасын булдыру хакында милләттәшләребез инде күптән әйтеп киләләр иде. Һәм, ниһаять, менә конгрессның IV съездыннан соң 3 елга якын вакыт узгач яңа Президент Р.Н.Миңнеханов бу тәкъдимнәргә колак салды һәм күптән көтелгән басманы чыгару мәсьәләсен хәл итте. Моңа кадәр Татар конгрессы 2 елга якын “Татарские новости” газетасына кушымта рәвешендә “Миллият” дигән дүрт битлек басма чыгарып торды. Ләкин кризис башлану сәбәпле, кушымта әлеге газета белән бергә чыгудан туктаган иде. Инде бу юлы “Халкым минем” газетасы озын гомерле булыр дигән өметтә калабыз, Иншаллаһ!

tatar-congress.org


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе