М.Е. Евсевьев исемендәге Сарански педагогика институтының филология факультетында татар бүлеге ачыла, дип хәбәр итә «Интертат». Татар теле укытучысы булырга хыялланган абитуриентларга 22 бюджет урыны бүлеп бирелгән.
800 мең тирәсе халык яшәгән Мордовия республикасында 50 меңгә якын татар яши. Бүген Мордовиянең 26 гомуми белем бирү мәктәбендә 2,5 мең бала татар телен үзләштерә.Шуңа күрә татар теле укытучылары кискен рәвештә җитешми. Татар филологиясе факультетын тәмамлаган егет-кызлар педагогларга булган кытлыкны бетерергә тиеш. Шул исәптән аларга Мордовиянең авыл мәктәпләрендә туган телне укытуның сыйфатын күтәрү бурычы да йөкләнә.
Университет җитәкчелеге әлеге факультетны тәмамлаган бер студент та эшсез калмаячак. Аларга сорау зур булачак, дип ышандыра. Яңа белгечлекне үзләштерергә теләүчеләр укырга кергәндә татар теле һәм әдәбияттан имтихан, рус әдәбитыннан, рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга тиеш.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры