Чаллыдагы Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре Россиядә ислам динен кабул итү датасын рәсми бәйрәмнәр исемлегенә кертүне сорап, РФ Президенты Дмитрий Медведевка хат язганнар. Мөрәҗәгатьтә хат авторлары истәлекле датаны 21 майга билгеләүне сорый. Алар бу хатны Изге Болгар җыенында булып кайтканнан соң язарга булган. Хатның тагын берничә нөхсәсе РФ Дәүләт Думасына һәм Федерация Советына да юлланган.
«Кавказ мөселманнары хәзерге Дагыстан территориясендә ислам дине 642 елда ук кабул ителгән дип бара. Әмма Татарстан һәм Башкортстан мөселманнары Идел Болгарстанында ислам дине 922 елда дәүләт дине буларак кабул ителгәнен исбатлый. Әлеге вакыйга тарихи документлар ярдәмендә дә расланган. Кавказ мөселманнары әлеге документны хөрмәт белән кабул итәр, дип өметләнәбез. Россиядә Ислам кабул итү көне илдәге мөселманнарның берләшүенә китерер», - дип языла хатта.
Идел Болгарстанында исламны дәүләт дине буларак кабул итү 922 елда Багдад хәлифәлегеннән илчелек килгәч була. Бу турыда үзенең сәяхәтнамәсендә ибн Фадлан язып калдыра. Әлегә бу документ ислам динен Россия территориясендә дәүләт югарылыгында кабул ителүен раслаучы бердәнбер тарихи чыганак булып кала бирә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде