Волгорад шәһәре башлыгы Роман Гребенников шәһәр мәчетендә булды һәм дин вәкилләре белән алга таба хезмәттәшлек турында сөйләште.
Мөфти Ильяз Биктимеров шәһәр башлагына мөселманнарның дини йолалары турында тәфсилләп аңлатты. Мэр белән сөйләшкәннән соң Ильяз хәзрәт журналистларга: «Шәһәр башлыгы беренче тапкыр мәчеткә килде. Бу безнең өчен зур горурлык. Мэрия белән без күптәннән хезмәттәшлек итә идек, моннан соң аралар тагын да якынаер инде», - дип белдерде.
Очрашу вакытында булган проблемалар турында да уртага салып сөйләшенде. «Намаз вакытларында мәчет урнашкан кварталда бик күп машина җыела, чөнки безгә намаз укырга шәһәрнең барлык почмакларыннан йөриләр. Безнең кварталда яшәүчеләргә уңайсызлыклар тудырмас өчен, якын-тирәдән машиналар куяр өчен урын табып булмасмы икән», - дип мөрәҗәгать итте Ильяз Биктимеров шәһәр башлагына. Роман Гребенников исә бу мәсьәләне тиз арада хәл итәргә вәгъдә итте, дип хәбәр итә IslamRF.ru.
Сүз уңаеннан, Волгоградта хәзергә бер генә мәчет бар. Икенче мәчет әлегә төзелеп кенә килә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде