 
Париж полициясе шәһәрнең мөселман районында җомга көн кич белән бәйрәм үткәрүне тыйган. Әлеге күңел ачу чарасына килүчеләрнең спиртлы эчемлекләр һәм дуңгыз итеннән ясалган сосискалар куллануы бәйрәмне тыюда төп сәбәп булып тора, дип аңлаталар.
РИА “Новости” мәгълүматлары буенча, бу чарада сәясәт чалымнары бар. Франциядә ачык һавада төнге бәйрәмнәр үткәрү берничә ай элек модага кергән. Аларны, үзара хәбәрләшеп, Facebook социаль челтәре кулланучылары оештыра икән. Әмма бу юлы бәйрәм диннәр арасында ызгыш китереп чыгарырга мөмкин булган. Чөнки «Гигант пикник» дип аталган бу чараны оештыру мөселманнарның төнге намазы вакытына туры китереп эшләнгән. Префектурага кичекмәстән бу хакта хәбәр җиткерелгән.
Полиция мәгълүматлары буенча, бәйрәмне ышаныч тудырмаган ассоциацияләр оештырган. Мөселман җәмгатьчелеге исә бу шайтан туена каршы чыкмыйча кала алмаган. Канлы бәрелешләрне булдырмас өчен, Парижның Зур мәчете ректоры чара узарга тиешле 18нче район мөселманнарын җомга көнне кичке намазга үзенә чакырган. Әмма Франция башкаласы җитәкчелеге бу юлы акыллы эш иткән – мөселманнарны кимсетү буларак бәяләнгән чараны үткәрүне бөтенләй тыйганнар.


 Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк». КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы. Ул тиле түгел!..
Ул тиле түгел!.. Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем" Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы Милләтара дуслык, Ватан теле
Милләтара дуслык, Ватан теле Тәкъвалык хакында
Тәкъвалык хакында Тәравих намазы
Тәравих намазы Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый? Хөсәен Фәезханов
Хөсәен Фәезханов Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы Рамазан ае - сабырлык ае
Рамазан ае - сабырлык ае Дуслар
Дуслар Килен - кайнана
Килен - кайнана Рухи чисталык
Рухи чисталык