Казанда 26-28 июньдә беренче тапкыр «KAZANHALAL 2010» халыкара күргәзмә-ярминкәсе үтәчәк. Ул ислам бизнесы һәм финанслары II Халыкара саммиты кысаларында оештырыла. Күргәзмәнең шигаре - «Яшәү рәвеше буларак – хәләл».
Әлеге чара Ислам бизнесы һәм финанслары үсеше фонды, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Мөселманнары диния нәзарәте карамагындагы «Хәләл» комитеты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты катнашында оештырыла.
Күргәзмә-ярминкә Россиядә һәм БДБ илләрендә хәләл секторын үстерү, аларны дөньякүләм Хәләл индустриясенә кертүне максат итеп куя. Анда Россия, Татарстан һәм чит илләрнең бизнес-берләшмә вәкилләре дә катнашыр, дип көтелә.
Күргәзмә-ярминкә «Ит һәм сөт җитештерү», «Икмәк ризыклары», «Әзер продуктлар, ярымфабрикатлар», «Җәмәгать туклануы (рестораннар, кафелар)», «Туризм, косметика, фармацевтика», «Архитектура, төзелеш оешмалары», «Кием, тукыма, аксессуарлар», «Нәшрият», «Мәгариф» һәм «Ингредиентлар» юнәлешләре буенча эшләячәк.
Әлеге чарада катнашу Россия һәм чит илләр хәләл товар һәм хезмәт тәкъдим итүчеләре белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга, инвесторлар, кулдашлар җәлеп итәргә, үз компанияңне калган эшкуарлар алдында тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә.
ТР мөселманнар Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җыенда хәләл индустриясендәге чит ил экспертлары катнашу да көтелә. Алар Россиядәге хәләл индустриясенә кагылышлы сорауларга җавап табарга, тәҗрибә уртаклашырга һәм үсеш юлларын табарга булышачак.
Күргәзмәнең эшлекле программасы исә «Россия һәм БДБ илләрендәге хәләл индустрия» форумы, хәләл продукцияне җитештерү, тарату, консалтинг, стандартлаштыру үзенчәлекләре мәсьәләләренә кагылышлы конференцияләр һәм «түгәрәк өстәл»ләр уздыруны күз алдында тота.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык