Әлки районының Базарлы Матак авылында яшәүче Фаикъ Борһанов район үзәгендәге «Шәүкәт» мәчете каршында мәдрәсә бинасы төзергә ниятли, дип хәбәр итә «Әлки хәбәрләре» газетасы.
Изге эшкә алынучыга матди ярдәм күрсәтүчеләр дә табылган. Төзелеш урынына Мөнип Вильданов ком-таш катнашмасы, ә Тәлгать Әхмәтшин ком китергән, мәчеткә йөрүче үсмерләр бинаның нигезен салу өчен вак таш алып кайтырга булышканнар.
Төзелешне башларга район җитәкчелеге һәм ТР Диния нәзарәте үз ризалыгын һәм фатихасын биргән. Әлеге изге эштә башлап йөрүче Фаикъ Борһанов күмәк көч белән әлеге дин йортын төзеп чыгачагына нык ышана.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Татар туе: гадәтләр һәм йолалар
Курсави: каберен табу бурычы тора
Нәзер корбаны турында