Франциядә күпхатынлылыкны тыймакчылар

Франция хөкүмәте күпхатынлылыкка каршы көрәш алып бару өчен кануннарга үзгәрешләр кертергә планлаштыра. Илнең эчке эшләр министры Брис Ортефе әйтүенчә,

БӘЙЛЕ
2010 Июн 18

Франция хөкүмәте күпхатынлылыкка каршы көрәш алып бару өчен кануннарга үзгәрешләр кертергә планлаштыра. Илнең эчке эшләр министры Брис Ортефе әйтүенчә, гамәлдәге җинаять кодексы полигамиягә төгәл билгеләмә бирми. Министр сүзләренчә, канунда никах укытып, рәсми рәвештә теркәлмичә берничә хатын белән яшәүне дә законсыз, дип билгеләргә кирәк.

Күпхатынлылыкка каршы көрәш турында Франциядә агымдагы елның апрель аенда ачылган вакыйгадан соң ныклап уйларга мәҗбүр булды. Ул вакытта массакүләм мәгълүмат чараларында бер үк вакытта 4 хатын белән яшәүче Алжир кешесе Лис Хеббадж тирәсендә шау-шу туды. Ул 4 хатыныннан туган 15 баласының сигезен рәсми рәвештә танымаган. Аның хатыннары исә, ялгыз ана буларак, хөкүмәттән акчалата ярдәм алган.

Бу мәсьәләдә шуны да исәпкә алырга кирәк: шәхес иреге чәчәк аткан Франциядә никахсыз гына берничә ир яисә хатын белән яшәүчеләр дә байтак.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе