Бөекбританиядәге «Creative Colours» иҗади төркеме беренче булып кулъязма Коръән чыгарырга җыена.
Әлеге проект элеккеге традицияләрне саклап калу, яңа буынны борынгы эш тәртибе белән таныштыру, каллиграфиягә карата кызыксыну уяту максатыннан уйлап табылган. Коръәнне танылган каллиграф Сабах Арбилли язачак. Ул тамашачылар каршында Коръәннең беренче битен эшләгән дә инде. Сабах әлеге эшне ике ел эчендә төгәлләргә ниятли. Килешү буенча ул көн саен берәр бит язарга тиеш. Нәтиҗәдә, Коръән 609 битле булачак.
Коръәннең тышын да кулдан эшләргә җыеналар. Ул нәкъ элеккеге осталар эшләгән кебек булачак. Текстның дөреслеген, төп нөсхәгә туры килүен галимнәр күзәтеп торачак. Аларны да бу эшкә җәлеп итү каралган.
Оештыручылар Коръәнне 30 данә чыгарырга ниятлиләр. Әзер китапларны музейга, төрле галереяларга тапшыру күздә тотыла.
Эш барышы фото һәм видеога төшереләчәк. Аларны Интернеттан теләгән бар кеше дә карый алачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык