Норвегиядә судьялар да хиҗабтан йөри ала

Норвегия мәхкәмәләрендә судьяларга дини киемнән дә суд эшен алып бару рөхсәт ителгән. Ләкин бу очракта ике як та судьяның мондый киемнән утыруына каршы булмаска тиеш. Каршы

БӘЙЛЕ
2010 Июн 16

Норвегия мәхкәмәләрендә судьяларга дини киемнән дә суд эшен алып бару рөхсәт ителгән. Ләкин бу очракта ике як та судьяның мондый киемнән утыруына каршы булмаска тиеш. Каршы булган очракта, эшне башка судья караячак.

Моңа кадәр Милли суд хакимияте суд вакытында дини киемнән утыруны тыярга теләгән иде. Әмма мондый тыюга каршы булган оешмаларның фикерен тыңлаганнан соң, Милли суд хакимияте әлеге чикләүне кертмәскә булган.

Норвегиядә хиҗаб кию мәсәләсендә шактый бәхәсләр булган иде. Мисал өчен, Норвегия полициясендә хатын-кызларга хиҗаб кию рөхсәт ителде. Ул униформаның бер өлеше буларак кабул ителде. Хәзер менә судьялар да мәхкәмә эшен хиҗабтан алып бара ала. Әмма бу уңайдан бәхәсләр әле һаман да дәвам итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Июл 29
Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе