18 июньдә Төмәннең «Төзүче» мәдәният йортында хәйрия концерты оештырылачак. Концертта Төмәннең яшь сәнгатькярләре катнашачак. Концертта җыелган акча Богадинский бистәсендә мәчет төзүгә тотылачак.
Концертны «Төмән өлкәсенең татар яшьләре берләшмәсе» хәрәкәте һәм «Төзүче» мәдәният йортының татар мәдәнияте бүлеге оештыра.
«Төмән өлкәсенең татар яшьләре берләшмәсе» хәрәкәте әгъзасе Наҗия Ибраһимова сүзләренчә, Төмән районы хакимияте мәчет салу өчен җир бүлеп биргән. Төзелеш өчен кирәкле акчаның яртысын бер мөселман иганәчесе биргән. Калган сумманы яшьләр әлеге концерт ярдәмендә тупларга ниятли.
Концертта күп кенә конкурслар лауреаты бертуган Мәмәтовлар, Ирек Абдуллин һ.б. яшьталантлар катнашачак. Билет бәясе - 50 сум. Конөерт вакытында мәчеткә акча җыю өчен исәп-хисап счеты да әйтеләчәк. Теләгән кеше мәчет төзелешенә үз өлешен дә кертә алачак.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иман әлифбасы.
Мөселман кызы ирләр коллективында
Автобуста мөселман кызы