Урта Азиядән килгән сәяси эмигрантлар җәмгыяте, «Гражданлык ярдәмләшүе» («Гражданское содействие») оешмасы, Мәскәүдәге үзбәк һәм кыргыз диаспорасы вәкилләре бергәләп журналистлар алдында чыгыш ясады. Әлеге матбугат конференциясендә алар РФ Президентына, РФ Хөкүмәтенә рәсми мөрәҗәгать юллау турында хәбәр итте. Мөрәҗәгатьтә Кыргызстанга Россия хәрбиләрен кертү, каршылыклар бара торган төбәкләрдәге Россия гражданнарын эвакуацияләү кирәклеге турында язылган.
Урта Азиядән килгән сәяси эмигрантлар җәмгыяте җитәкчесе Бәһрам Хәмраев IslamNewsка «Үзбәк һәм кыргыз диаспорасы вәкилләре тугандаш халык. Ош һәм Җәләл-Абад өлкәләрендәге канкоеш җитәкчелек тарафыннан провакация», - дип белдергән. Әлеге кораллы бәрелешләрне оештыруда гаепле дип табылыа, кулга алынган Пайзуллабека Рахманов (ул «Ак юл» партиясе җитәкчесе, Җәләл-Абад өлкәсе губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы) һәм Максим Бакиевка мөнәсәбәттә Хәмраев әфәнде: «Алар нахакка гаепләнгән. Бәкиев командасының көченнән килсә, алар инде апрельдә үк баш күтәрүләрне бастырган булыр иде», - дигән.
Әлегә Россия Кыргызстанга хәрбиләр кертергә җыенмый. РФ Президенты Дмитрий Медведев Кыргызстан җитәкчеләренә шалтыратып, илдәге хәлләрне тәртипкә салырга киңәш иткән. Бу эшләнмәгән очракта Россия Кыргызстанда тәртип урнаштыруны үз кулына алачак, дип фаразлый сәясәтчеләр. Д.Медведев БМОның Куркынычсызлык Советын җыю тәкъдиме белән дә чыкты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык