Россия Президенты Дмитрий Медведев эш сәфәре кысаларында Чечня Республикасында булды. Биредә ул мәчеттә булды, анда Чечняның элеккеге Президенты Әхмәт Кадыров каберенә чәчәкләр куйды һәм дин вәкилләре белән аралашты.
Грозныйда Президент республика җитәкчелеге белән Чечняны алга таба үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә ясалган чыгышында Илбашы республикада куркынычсызлык өлкәсендә шактый алга китеш булуын билгеләп үтте. «Бандитларга каршы көрәш тукталмый һәм моның нәтиҗәсе сизелерлек», - дип билгеләп үтте ул. Алга таба республикадагы социаль-икътисади өлкәне үстерергә кирәклеген дә искәртте. «2008-2011 елларда Чечня Республикасын социаль-икътисади яктан үстерү буенча махсус программа бар. Аның буенча сезгә 120 миллиард сум финанслау каралган. Әлеге акча кемгә, ничек бүленүен тикшерергә, нәрсәләр эшләнгәнен, эшләнәчәген барларга кирәк», - диде ул үз чыгышында. Шулай ук башка өлкәләрдә дә үсеш перспективалары билгеләнде, булган проблемаларны хәл итү юллары тәкъдим ителде.
Сәфәр вакытында Медведев Грозныйдагы Әхмәт Кадыров исемендәге мәчеттә дә булды, аның тарихы, бүгенгесе белән танышты. Шулай ук Президент күптән түгел генә ачылган Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсен, үткән елда халыкара статуска ия булган аэропортны да карады.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык