10 июньдә III Бөтенроссия ислам китаплары күргәзмәсе кысасында «Мәрҗәни» мәчетендә «Исламский портал» дип аталган яңа мөселман мәгълүмати сайты җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Сайт турында Россия ислам институты (РИУ) ректоры Рафик Мөхәммәтшин һәм укыту эшләре буенча проректор Рөстәм Батыров сөйләде.
«Сайтның төп максаты - зыялы ислам динен, аның традицияләрен халык, бигрәк тә яшьләр, арасында җәелдерү. Шуңа күрә сайтта мәдәният, фән, мәгариф кебек темаларга өстенлек биреләчәк», - дип белдерде РИУ ректоры Рафик Мөхәммәтшин.
Порталда көн саен яңартылып торучы хәбәрләр тасмасы да булачак. Анда Татарстан, Россия һәм башка илләрдә яшәүче мөселманнар тормышын яктырткан яңалыклар урын алачак. Яңалыклардан тыш биредә кызыклы әңгәмәләр, бәхәсләр, аналитик язмалар да урын алачак. Ислам турында тулырак мәгълүмат алырга теләүчеләр өчен «Китапханә», «Мәкаләләр» сәхифәләре дә булдырылган. «Медиа» сәхифәсендә ислам турында төрле кызыклы аудио-видеоязмалар урнаштырылачак. Сайтта шулай ук «Аралашу» бүлеге дә бар. Киләчәктә анда танылган мөселманнарның блогларын да укырга мөмкин булачак.
Сайт www.islam-portal.ru адресы буенча эшли. Ул тиз арада Интернетта утыручыларның игътибарын яулар, дип өметләнә оештыручылар

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иман әлифбасы.
Мөселман кызы ирләр коллективында
Автобуста мөселман кызы