Мөселманнарга каршы геноцид буенча суд эше төгәлләнде

Элеккеге Югославиядәге хәлләр уңаеннан Халыкара трибунал судьялары Босния серблары эше буенча карар кабул итте. Җиде серб офицеры Босния мөселманнарына каршы геноцид оештыруда гаепле дип табылды. Алар 5 елдан

БӘЙЛЕ
2010 Июн 10

Элеккеге Югославиядәге хәлләр уңаеннан Халыкара трибунал судьялары Босния серблары эше буенча карар кабул итте. Җиде серб офицеры Босния мөселманнарына каршы геноцид оештыруда гаепле дип табылды. Алар 5 елдан алып гомерлеккә кадәр ирекләреннән мәхрүм ителделәр.

1995 елда Сребреницада булган вакыйгалар мөселманнарга каршы геноцид булган, дип нәтиҗә ясады суд. Исегезгә төшерәбез, 1995 елның 11 июлендә хәрбиләр әлеге шәһәрне камап алалар да, анда яшәгән 7000 мөселман ир-атын үтерәләр. Әлеге гамәл Босниядә яшәүче мөселманнарның тамырына балта чабу өчен эшләнә.

Әлеге вакыйгага турыдан-туры катнашы булган армиянең Дрин корпусы куркынычсызлык хезмәте башлыгы полковник Вуядин Попович һәм армиянең Төп штабы куркынычсызлык хезмәте башлыгы  полковник Любиша Беара гомерлеккә ирекләреннән мәхрүм ителде. Аларның гаепләре тулысынча расланды.

Әлеге суд эше Гаагада 2006 елда ук башланган иде. Суд тыңлаулары 425 көн дәвам итте, судта 315 шаһит чыгыш ясады, судьялар карамагына 5,3 мең дәлил тәкъдим ителде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Июл 29
Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе