Свердловск өлкәсендәге «Яшен» татар яшьләре оешмасына йөрүчеләр хәйрия акциясе оештырды. Алар Ревду шәһәрендәге «Данко» социаль-тернәкләндерү үзәгендә булып кайтты. Биредә балигъ булмаган тәрбиягә авыр бирелүче, авыр хәлле гаиләләрдә яшәүчеләр тәрбияләнә.
«Данко» тернәкләндерү үзәге 1997 елдан бирле эшләп килә. Ул ятим балалар йорты статусы алмаса да, биредә ата-ана назыннан мәхрүм балалар җыелган. Хәзерге вакытта үзәктә 3 яшьтән 18 яшькәчә 30 бала тәрбияләнә.
«Яшен» татар яшьләре оешмасына йөрүчеләр ул балалар өчен уенчыклар, кием-салым, китаплар җыйганнар. Әлеге бүләкләрне тапшыру балалар өчен чын бәйрәмгә әверелгән. Чөнки егетләр-кызлар сабыйлар өчен төрле конкурс-викториналар да әзерләп килгән булган.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры