Үзбәкстанда Шанхай бердәмлеге оешмасы саммиты үтә

РФ Президенты Дмитрий Медведев бүген Ташкентта эш сәфәрендә. Үзбәкстанда Шанхай бердәмлеге оешмасының ике көнлек саммиты үтәчәк. Әлеге сәфәр кысаларында

БӘЙЛЕ
2010 Июн 10

РФ Президенты Дмитрий Медведев бүген Ташкентта эш сәфәрендә. Үзбәкстанда Шанхай бердәмлеге оешмасының ике көнлек саммиты үтәчәк. Әлеге сәфәр кысаларында Д.Медведев Кытай халык республикасы президенты Ху Цзиньтао, Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов, Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев, Пакистан президенты Асиф Али Зардари, Әфганстан президенты Хәмит Карзай белән очрашулар үткәрәчәк.

Бүген кичкә форумда катнашучылары һәм кунаклары өчен рәсми булмаган кичке аш оештырыла. Ә эш киңәшмәсе иртәгә булачак. Иртәнге якта җитәкчеләр үзләре генә киңәшмә үткәрә, аннан соң барлык делегатлар катнашында утырыш булачак. Д.Медведев белән бергә тышкы эшләр министры Сергей Лавров, куркынычсызлык советы секретаре Николай Патрушев, Шанхай бердәмлеге оешмасының эш советы рәисе Дмитрий Мезенцев та әлеге саммитта катнаша.  

Саммитта төбәкләрдәге куркынычсызлык, террорчылыкка һәм наркотикларга каршы көрәш турында сөйләшенәчәк.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Июл 29
Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе