Швейцариядә пәрәнҗәне тыймакчылар

Швейцариядә җәмәгать урыннарында пәрәнҗәдән йөрүне тыярга маташалар. Мондый тәкъдим белән Швейцариянең Ааргау кантоты хакимияте чыккан. Әлеге

БӘЙЛЕ
2010 Июн 10

Швейцариядә җәмәгать урыннарында пәрәнҗәдән йөрүне тыярга маташалар. Мондый тәкъдим белән Швейцариянең Ааргау кантоты хакимияте чыккан. Әлеге тәкъдимне Христиан-демократик партиясе һәм Швейцария халык партиясе шунда ук күтәреп алган, дип хәбәр итә «Свиссинфо» мәгълүмат хезмәте.

Пәрәнҗәдән йөрү европача демократик кыйммәтләргә туры килми һәм башка дин вәкилләренә карата провокация кебек яңгырый, дип белдерә әлеге тәкъдимне кертүчеләр.

Бу уңайдан Швейцариядә яшәүче мөселманнар әлеге закон кабул ителмәс, дигән өметтә кала. Закон кабул ителгән очракта алар, хакимият органнарына шикаять белән судка мөрәҗәгать итәчәкләр.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе