Татарстанның иң эре төзелеш корылмаларында төрекләр эшләячәк

Кичә Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков Төркиянең Tekfen Construction and Installation Co., Inc. компаниясе вәкилләре белән очрашты. Очрашу барышында  төрек

БӘЙЛЕ
2010 Июн 10

Кичә Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков Төркиянең Tekfen Construction and Installation Co., Inc. компаниясе вәкилләре белән очрашты. Очрашу барышында  төрек компаниясенең Түбән Камада Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы (ТАНЕКО) төзелешендә, Менделеевскида «Аммоний» проектын гамәлгә ашыруда, шулай ук «Алабуга» МИЗ инфраструктурасы корылмаларын төзүдә катнашуы хакында фикер алышты. Шулай ук Татарстанның кайбер инвестиция проектларына төрек капиталын җәлеп итү мөмкинлекләре дә каралды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Төркиянең Tekfen Construction and Installation Co., Inc. компаниясе төзелеш өлкәсендә подрядчы хезмәтләрен күрсәтүче буларак танылу алган. Хәзерге вакытта бу ширкәт Төркия, Урта Көнчыгышта, Төньяк Африка илләрендә, Кавказ һәм Үзәк Азиядә, Көнчыгыш һәм Үзәк Европада төзелеш проектларын гамәлгә ашыра. Алар гражданлык максатындагы төзелешләр, эре сәнәгый эшкәртү заводлары, нефть үткәргечләр төзелеше һ.б. эченә ала, дип хәбәр итә «Татар-информ».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе